Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре кыр кухнясы белән махсус операциягә бара

Рөстәм Гатин ай дәвамында көненә 3000гә якын солдатны ашатырга әзер булуларын белдерде.

Эшмәкәр, хәйрияче, “Приют человека” проекты авторы Рөстәм Гатин тиздән хәрби операция барган җирлеккә китә. Ул анда мобилизацияләнгән ватандашларыбызны кайнар ризык белән тукланыдарчак. “Бу безнең шәһәр җитәкчелеге белән уртак проект. Бик күп эшмәкәрләр безгә теләктәшлек белдерә. Әйткәнемчә, без тулысынча әзер. Үзебез белән 4 кыр кухнямны алам. Тик кайчан, кайда һәм кемнәр барасын әйтә алмыйм. Бу яшерен мәгълүмат,”- дип белдерде Рөстәм Гатин. 

Моңа кадәр Рөстәм Гатин безгә бер ай дәвамында көненә 3000гә якын кешене ашатырга әзер булуларын белдергән иде. Моның өчен барлык кирәк-ярак, азык-төлек җыелган. Хәрби киемнәре дә бар. “Минем белән ГЭС мәхәлләсе имамы Гәбдрәшит хәзрәт, бер табиб, 2 пешекче һәм бер ярдәмче егет тә барырга тели. Алардан кала, калган 3 кыр кухнясына да командага алуларын сораучылар бар. Әлегә шәһәр хәкимиятеннән рөхсәт көтәбез", - дигән иде ул алдагы сөйләшүдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт