Әдәби җыентыкта классик язучыларның әсәрләре дә урын алган.
Ул ике зур юбилейга — шәһәребезнең 400 еллыгына һәм «КАМАЗ» заводында беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган. Китапта Чаллы тарихының мөһим вакыйгалары турында язылган шигырьләр һәм поэмалар тупланган. Шулай ук «КАМАЗ» тарихына аерым урын бирелгән.
Шигъри юлларда автогигантның барлыкка килүе, беренче йөк автомобильләренең конвейердан чыгуы, заводның илебез һәм дөнья күләмендәге әһәмияте чагылыш тапкан.
Шагыйрьләребез иҗаты аша үткән белән бүгенге көн үзара бәйләнә, Чаллының үсеш юлы һәм үзгәрешләре сурәтләнә.
Җыентык укучыга шәһәребезнең нинди авырлыкларны җиңеп, зур сәнәгать һәм мәдәният үзәгенә әверелүен, «КАМАЗ»ның ил икътисады һәм халыкара аренадагы ролен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Ләйсән ШӘЙХЕТДИНОВА
Нет комментариев