Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Флера Андрееваны соңгы юлга озатты

«Мин аны Чаллының Маргарет Тэтчеры дип атыйм», - диде мэр Наил Мәһдиев.

Һава торышының болытлы, салкын булуына карамастан, «Тәүбә» мәчете янына иртәнге сәгать 9да ук бик күп кеше җыелды. Күзләрдә – яшь, кулларда – чәчәк бәйләмнәре. Шәһәр җитәкчелеге, республиканың төрле шәһәрләреннән килгән җитәкчеләр, район башлыклары, депутатлар, туганнары мэрның элеккеге урынбасары, Чаллының мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Флера Андрееваны соңгы юлга озатырга, аңа соңгы сүзләрен әйтергә, бәхилләшергә килде. Ул 15 августта озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Монда язган идек. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәрхүмәнең әнисе, энесе Альбертның тирән кайгысын уртаклашты. Гомерен шәһәр үсешенә багышлаган Флера Андрееваны Чаллының Маргарет Тэтчеры дип атады.  

– Хезмәттәшебез, фикердәшебез, дустыбыз, шәһәр Советы депутаты Флера Андреева мәңгелеккә арабыздан китте. Чаллыда тумаса да, ул асылда безнең шәһәрнеке. Мин Төзүчеләр көнендә зур төзелешләр бөек кешеләр тудыра дигән идем. Бу сүзләр тулысынча Флера Андреевага кагыла. Кешеләрне аларның хезмәте бизи, – диде ул. – Флера Ивановна бөтен тормышын Чаллыга багышлады. 1979 елдан Чаллыда яшәде, эшләде. Иҗтимагый-сәяси вәзгыять,  милек формасы үзгәргән вакытта  шәһәр тормышының авыр өлкәләрендә намуслы  хезмәт итте. Мин аның белән 7 елга якын эшләдем. Шул вакыт эчендә аның нинди генә эшкә алынса да, югары нәтиҗәләргә ирешүен күрдем. Мин аны Чаллының Маргарет Тэтчеры дип атыйм. Бу чыннан да шулай. Ул чәченең төсе, эшлекле булуы белән да аңа охшаган. Катлаулы чорларда көчле куллары, акылы, максатчанлыгы, тугрылыгы  белән эшмәкәрлек, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләде. Аның кулларына беркайчан да начар әйберләр ябышмады. Ул гадел, тәртипле кеше булды. Үз исемен беркайчан да пычратмады. Бу тәрбия һәм кешенең холкы, аның кешеләргә, эшкә мөнәсәбәте турында сөйли. Башка вазифаларда да ул асыл сыйфатларын саклап калды. Ярты миллионлы шәһәрнең мэр урынбасары булып эшләгәндә, депутат корпусы белән уртак тел тапты. Без Флера Ивановнаны юксынырбыз. Урыны җәннәттә булсын. Без сине яратабыз, хәтеребездә сакларбыз, Флера Ивановна. Сезнең турыда үткән заманда сөйлисе килми.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Сирень Галиәкбәров Сергей Когогин исеменнән шәһәр халкының кайгысын уртаклашты.

«Флера Андреева көчле рухлы сирәк кешеләрнең берсе иде. Олыны олы, кечене кече итә белде. Матур кеше булып, матур эшләр калдырды. Гел әнием дип өзелеп торды. Урыны җәннәттә булсын», – диде.  

«КАМАЗ» ГАҖ профсоюз комитеты җитәкчесе Илдар Шамилов, шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, ТР икътисад һәм сәнәгать министры киңәшчесе Сергей Майоров  Флера Ивановнаның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты, мәрхүмәнең шәһәр өчен башкарган эшләре турында сөйләде. 

Альберт Андреев апасының шәһәрне, әниләрен, туганнарын ихластан яратуын әйтте. Авыр вакытларында бергә булган, ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерде. 

Флера Ивановнаның арабыздан китүе әнисе, туганнары өчен бик авыр кайгы. Акыл белән аңласалар да, аларның бу хәл белән килешәселәре килми.

Роза Бәдриевна: «Баламны кайтарыр өчен бар нәрсәмне бирер идем, булмый шул», – дип өзгәләнә. 

«Кеше китә, җыры кала», – диләр. Флера Ивановнаның да Чаллы тарихында тирән эзләре, матур гамәлләре калды. 
Хушлашу мәрасимен алып барган ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева кечкенә генә буйлы Флера Андрееваның Чаллыны бүгенге дәрәҗәгә җиткерүдә  роле зур булуын ассызыклады. «Аның фидакяр хезмәте күп санлы дәүләт бүләкләренә ия булды. Хәзер алар шәһәр тарихы музеенда урын алыр. Шулай итеп Чаллы үзенең сөекле кызының исемен киләчәк буыннарга тапшырыр», – дигән теләген җиткерде. 

Хушлашу мәрасиме Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның җеназа намазы укуы белән тәмамланды. Флера Андреева үзенең васыяте буенча Студентлар урамындагы зиратка җирләнде. 

Флера Ивановна «Шәһри Чаллы»ны өенә яздырып укый торган сирәк җитәкчеләрнең берсе иде. Ул газета эшчәнлеге белән даими кызыксынып торды. Урыны фирдәвес җәннәтендә булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем китем соңгы юл