Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэрының элеккеге урынбасары Флера Андреева вафат

«Кешеләрне борчыйсы килмичә авырганын да әйтмәде», - ди Раиса Романова.

Бүген кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданины, шәһәр Советы депутаты Флера Андреева вафат булды. 

Флера Ивановна бөтен тормышын Чаллыга багышлады. Хезмәт юлын 1979 елда инженер-конструктор булып башлап җибәрде. 1990-1992 елларда Чаллы шәһәр Советында кооперативлар белән эшләү бүлеген җитәкләде. Аннары мэр урынбасары, 1998-2001 елларда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары, 2014 елдан башлап мэр урынбасары булып эшләде. Соңгы елда «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләде. Гомеренең соңгы көненә кадәр Чаллы халкына хезмәт итте. Нинди генә җаваплы вазифада булса да, хезмәтен җиренә җиткереп башкарды. 

Фидакяр хезмәте өчен «Татарстанның атказанган икътисадчысы», «Чаллының мактаулы гражданины» һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булды. «Чаллының мактаулы гражданины» исемен тапшырганда шәһәр мэры Наил Мәһдиев аның турында: «Намуслы, гадел, тәртипле шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кеше», – дигән иде. 

«Флера Ивановна гомеренең соңгы көннәренә кадәр Чаллы халкына хезмәт итте. Ул «КАМАЗ» ГАҖ профком рәисе урынбасары, шәһәр Советы депутаты булды. Әнисен тәрбияләде. Гел бергә булдылар. Туганнарына, дусларына ярдәмчел булды. Эше тыгыз булу аркасында соңгы вакытларда сирәк очраша идек. Минем 80 яшьлек юбилеема килгән иде. Киләсе елга үзенең дә юбилее булырга тиеш иде. 70 яшь туласы иде. Планнар корды, киңәшләр сорады. Нишлисең, Аллаһ насыйп итмәгән. Флера Ивановна кешеләрне борчымады. Күпләр аның авыруын белми дә калды. Кызганыч, гомере иртәрәк өзеледе. Урыны оҗмахта булсын», – ди Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданины Раиса Романова. 

Флера Ивановна озакка сузылган каты авырудан,  иртәнге сәгать 9да ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә вафат булды. 

Флера Андрееваны иртәгә сәгать 10да «Тәүбә» мәчете яныннан соңгы юлга озаталар.

Урыны җәннәттә булсын. Әнисенә, энесенә һәм башка туганнарына авыр кайгыны җиңәргә Аллаһ ярдәм бирсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем