Чаллы волонтерлары психологлар эзли
Яңалыклар тасмасы

Чаллы волонтерлары психологлар эзли

«Шәһәрдәшләребезгә депрессив халәттән чыгарга булышырга кирәк”, - ди алар.

Чаллы волонтерлары мобилизацияләнгән шәһәрдәшләребезнең әниләре һәм хатыннары өчен психологик ярдәм күрсәтү төркемнәре оештыра. Бүгенге көндә алар бу эштә ярдәм күрсәтергә әзер психологлар эзлиләр. 

“Гуманитар ярдәм кабул итү пунктларына еш кына хәрби хезмәткә алынучыларның туганнары, якыннары килә. Аларның күбесенең күңеле төшенке. Шәһәрдәшләребезгә бу депрессив халәттән чыгарга булышырга кирәк. Алар психологик ярдәмгә мохтаҗ”, - ди волонтерлар. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт

Нет комментариев