Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел укытучысы – 2025» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Ул – Г. Акыш исемендәге 84нче лицейның яшь укытучысы.

«62нче белем бирү үзәге»ндә «Яр Чаллы Ел укытучысы -2025» бәйгесенең финалы узды. 

Финалга чыккан укытучылар төрле мастер классларда көч сынаштылар, укучылары белән бергә «Һөнәри үсеш өчен яңа һәм актуаль бәйге» дигән блиц-турнирда кейсларны якладылар.  «Ел укытучысына сорау» дигән матбугат конференциясендә катнаштылар. 

Барлык сынауларны уңышлы үтеп, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның химия укытучысы Камилә Хәкимуллина жюриның югары бәясенә лаек булды. Ул шәһәрнең ел укытучысы бәйгесендә җиңде. 

«Бу җиңүем өчен лицейдагы һәм өемдәге командаларыма рәхмәтле. Бу минем укытучы буларак беренче җиңүем, әмма соңгысы булмас дип өметләнәм», – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Аңа Идел буенча теплоходта круиз һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырдылар. 

Икенче урын яулаган 35нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Ерофеевага  45 мең сумлык сертификат бирелде.

Өченче урын алган 13нче мәктәпнең инглиз һәм кытай телләре  укытучысы Артур Кабышев 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: круиз ял сәяхәт акча ел укытучысы Кыйммәтле бүләк