Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа һәйкәл куелачак

Кемгә?

Чаллыда татар халык язучысы Аяз Гыйләҗевка һәйкәл куелачак. Аны Аяз Гыйләҗев татар дәүләт драма театры каршындагы мәйданга урнаштырачаклар.
Татарстан Мәдәният министрлыгы монументның иң яхшы эскизына ачык иҗади конкурс игълан итте. Җиңүче эш буенча язучыга бронзадан һәйкәл коелачак. 
Бу карар тирән символик мәгънәгә ия. Аяз Гыйләҗев исемендәге театр – аның исемен йөртүче гади мәйданчык кына түгел. Аның әсәрләре буенча куелган тирән эчтәлекле спектакльләр – мәсәлән, «Җомга көн, кич белән...», «Болан» – сәхнәдә психологик тирәнлек һәм милли үзаңның эталоны булып тора. 
Шулай итеп, һәйкәл уникаль мәдәни кластер булдырачак: әдип үзенең фикерләре һәм геройлары яшәгән бинага «карап торачак». Бу – таш һәм бронзадан ясалган, мирасны бүгенге көн белән бәйләүче әңгәмә булачак.
«Аяз Гыйләҗев һәйкәлен нәкъ менә аның исемендәге театр каршына кую идеясе язучы тууга 100 ел тулу уңаеннан барлыкка килде. Ул безнең төп бүләгебез булыр иде. Бу юбилейны үткәннәрне искә алу гына түгел, ә киләчәккә үзенчәлекле адым, без йөрткән исем белән көндәлек иҗади тормыш арасындагы тирән бәйләнеш билгесе итеп күрергә теләдек. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының безнең инициативаны хуплавына чиксез шатбыз. Бу безнең эшебезгә югары бәя һәм драматург Гыйләҗевның милли мәдәнияттәге зур ролен тану да, – ди театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. –  Театр һәм Аяз Гыйләҗев – синонимнар. Һәйкәлне нәкъ менә монда кую – табигый дәвам, хөрмәт белдерү, аның әсәрләре – безнең асылыбыз икәнлекне тану. Скульптор тудырган язучы образы үзе кебек үк җылы, зирәк һәм таләпчән булуын телибез, безнең театр да шундый булырга омтыла».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Аяз гыйләҗевка һәйкәл