Чаллыда Аяз Гыйләҗевка һәйкәл куелачак
Һәйкәл эскизын сайлап алу өчен бәйге үткәрелә.
ТР Мәдәният министрлыгы халык язучысы Аяз Гыйләҗевка һәйкәлнең эскиз проектына ачык иҗади бәйге игълан итте. Әлеге вакытта приказ проекты коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Конкурсны 5 февральдән 5 апрельгә кадәр уздырырга планлаштыралар. Һәйкәлне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры алдындагы мәйданга куярга планлаштыралар.
Эскиз проектында язучының фигурасы тулы гәүдәдә булырга тиеш.
Бәйгедә профессионал скульпторлар катнаша ала. Гаризаларны язмача һәм электрон форматта җибәрергә кирәк.
Иң яхшы эшне ТР Мәдәният министрлыгы, Чаллы театры, Чаллы һәм Казан башкарма комитетлары, мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән торган жюри сайлап алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев