Татарстан Рәисе шәһәрдә җитештерелгән товарлар күргәзмәсен карады.
Чаллыда шәһәрнең -400, автогигантта беренче "КАМАЗ" йөк машинасы чыгуга багышланган чаралар Яр Буе паркындагы кече мәйданында ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең күрсәтмә чыгышларыннан башланып китте.
Бүген Чаллыга бик күп дәрәҗәле кунаклар килде. Алар арасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, министрлар, шәһәр һәм район башлыклары бар иде.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Чаллы предприятиеләренең күргәзмәсен карады.
Төзелеш тармагы турында Социалистик Хезмәт герое Радик Җәләевның фикерен кызыксынып тыңлады.
"Чаллы икмәге" АҖ мәйданчыгында да булды.
Миллиончы автомобиль янында истәлеккә фотога төштеләр.

Бүген шулай ук чәк-чәктән ясалган КАМАЗ автомобилен дә күреп булды.
Кунакларны "Чишмә" халыклар дуслыгы артистлары сәламләде.

Бәйрәм чаралары тиздән зур Мәйданда театраль тамаша белән дәвам итә.
Биредә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Россиянең популяр җырчысы Сергей Лазарев чыгыш ясый.
Бәйрәм 21 сәгатьтә салют белән тәмамлана.
Тулы репортажны газетабыздан укырсыз.
Автор фотолары.
Нет комментариев