Быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк Социалистик Хезмәт Герое Радик абый Җәләев тормышы, эшкә һәм Чаллыга мөнәсәбәте турында сөйләде.
Чаллы дигәндә, аны төзегән, ил күләмендә танылган, легендар кешеләр күз алдына килеп баса. Шуларның берсе – быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк Радик абый Җәләев. Ул мине Социалистик Хезмәт Герое буларак алган фатирында, ярты гасырдан артык бергә тормыш иткән, бергә эшләгән Әлфирә апа белән, медальләрен таккан матур костюмыннан каршы алды. Күренеп тора – икесе дә ятим балачак, батыр хезмәт белән үткән яшьлекләре, ул гаҗәеп чор турында кызыксынуыма сөенгәннәр, хәтирәләрен барларга әзерләр.
Үксезлек
Радик абый балалар йортында үскән. Ул анда ничек барып эләккән соң? Булачак герой Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында колхоз рәисе Инсаф белән тәрбияче булып эшләгән Миңнур гаиләсендә туа. Тик, бәхетсезлеккә, апасы белән өч яшьлек Радикка иптәшкә сеңлекәш алып кайткач, әниләре каты авырып вафат була. Балаларга үги әни булып шушы авыл кызы, 18 яшьлек Гайшә килә. Сынау арты сынау булып, сугыш башлана. Инсаф абый фронтка киткәндә, Гайшә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән кала.
Ягарга утыны да булмаган, ачлы-ялангачлы газаплы еллардан соң, Радикны күрше Сарабиккол авылында ачылган балалар йортына бирәләр. Монда тәрбияче дә, директор да булган Мәгъмүрә апа малайның һәм барлык мари, чуаш, мордва, рус балаларының иң якын кешесенә әверелә. Балалар анда үзләре бәрәңге үстерә, кышлык ризык әзерли, колхоз эшенә йөри, утын ташый, сыер, сарык асрый. Радик буйга кыска булса да, бик үҗәт, эшчән булып үсә. Җиденче классны тәмамлагач, ул Бөгелмәгә килеп, геологлар янына эшкә керә.
«Иремне Аллаһы Тәгаләдән сорап алдым»
Паспортында аның исеме Әлпинә дип язылган. Баксаң, дөресе Әлфирә икән. «Таҗикстанда туганмын. Анда исемемне дөрес итеп яза алмаганнар», – дип аңлата ул. Әтисе юк, әнисе белән генә үскән. Әңгәмәдәшем ятим балачагында күңелен әрнеткән вакыйга белән уртаклаша.
– Бервакыт авыл яшьләре белән бергәләшеп, урманда печән җыябыз. Эш белән мавыгып, әйләнеп карау да юк. Карасам, бер кеше юк. Мине калдырып киткәннәр. Шулкадәр авыр булды, чишмә буена киттем. «Йә Раббым, рәнҗеттеләр бит мине», – дип елыйм. Шунда үземә тормыш иптәше сорадым. «Ятим булсын, чибәр, акыллы, өскә күтәрелә торган, эчми, картайгач әниемне дә карый торган», – дип, нинди матур сүзләр бар, шуларны тезеп, Аллаһы Тәгаләгә ялвардым. Үзем елыйм, үзем битемне юам...» – дип, хәтирәләрен барлый Әлфирә апа.
Озак та үтми, язмыш аны нәкъ үзе сораган кеше белән очраштыра.
Армиядән кайткан гына Радикны Кече Каратай авылындагы туганы бәби туена кунакка чакыра. Кичен егет клубка чыга. Яңа ел алды, сәхнәдә яшьләр театр уйный, табиб ролендә – зәңгәр күзле сөйкемле кыз. Солдат киемендәге кунак егет аны чакыртып ала да озатырга тәкъдим итә. Шулай танышып китәләр, бераздан кавышалар.
«Нинди эшкә тотынсам да, җиңел бирелде»
Радик абый белән Әлфирә апа Чаллыга килеп, икесе бер көнне «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсенә эшкә урнашалар. Вахта белән йөреп, Түбән Кама җылылык энергетика үзәген төзүдә катнашалар, аннары шундагы гидростанция нигезенә бетон коялар. Ир – бригадир, хатыны – аның кул астында эшләүче, торбалар тышлаучы.
– Каршы әйтмәдек, кая кушсалар, шунда бардык. Гади эшче булсак та, бик яхшы эшләдек. Кешеләр өчәр ел көтә иде, ә Радикка алты айдан фатир бирделәр. Кайберәүләр шуннан соң безнең белән хәтта исәнләшмәделәр, – дип искә ала Әлфирә апа.
1970 елларда Чаллыда «КАМАЗ» төзелеше башлана. Ремонт-инструментлар заводы, кою һәм тимерчелек, автомобиль һәм дизель двигательләре җыю заводларына нигез салына.
Радик Җәләев бу чорда «Спецстрой» төзелеш коллективында эшли. Аның бригадасы тирән траншеялар казып, су, җылылык үткәрүче торбаларны заводларга, шәһәргә суза. Мәскәүдәге җитәкчеләр «КАМАЗ»ның алты заводын дүрт елда төзеп бетерү планын куя, телефоннан шалтыратып, тикшереп тора. Бригадир кул астында эшләүчеләренә катгый шарт куя: җил-давыл, кар-яңгыр булса да, көнне-төнгә ялгап, объектны срогында тапшырырга.
– Хәзерге яшьләр мондый күләмдә, дәүләт эшендә тырышып, намуслы эшләвебезне аңламастыр, мөгаен. Ә без бит сугыш чоры балалары. Акны карадан аерырга, кешеләр белән аралашырга, җаваплылыкка детдомда өйрәндем. Шуңа үскәч, нәрсәгә тотынсам да, җиңел иде. Коллективта исә кешегә каты бәрелмәскә, яхшылап аңлатырга, кем нәрсәгә сәләтле, шуны күреп алып, һәркемгә булдырган эшен йөкләргә, фатир алырга, туй үткәрергә ярдәм итәргә тырыша идем, – дип хатирәләрен яңарткан Радик абыйны Әлфирә апа бүлдерә:
– Бабай мактана белми ул, үзем әйтим әле. Башка бригадаларда эчү дә, эшкә чыкмау да, хәтта сугышу да бар иде, ә бездә 30лап кеше, берсе дә аракы эчми, тәмәке тартмый иде. Радиктан тыш, тагын 3-4 кеше балалар йортында үскән, тырыш, бердәмнәр, дисциплина бар. Бригадабыз таркалмады, ничек яшьли килсәк, шулай бергәләшеп пенсиягә чыктык. Җиренә җиткереп эшли идек. Җитәкчеләр: «Җәләевның эшен тикшермәсәң дә була, аныкы һәрвакыт «отлично», – дияләр иде.
1977 елны Кама автомобиль заводларының беренче чиратын коруда ирешкән олы хезмәт казанышлары өчен Радик Җәләевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Соңрак аның күкрәген «Алтын Йолдыз», Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Хезмәт ветераны медале, «Чаллының почетлы гражданины», «Татарстанның атказанган төзүчесе» билгеләре дә бизи.
«Ну, әйдә, тәрбияләгез инде безне»
Армиядә яшьләр белән эшләп, тәҗрибә туплаган, бригадир буларак хөрмәт казанган Радик абый эшкә мәктәптән соң ук килгән егет-кызларны да ала. Һөнәри белем алганнар да, армиядән кайтканнар да бригадага кушыла. Чөнки беләләр: яхшы эшләсәң, хезмәт хакын да яхшы алачаксың.
– Бер егет турында сөйлим әле, – дип кушыла Әлфирә апа. – Хезмәт хакы алган бу, ә ул вакыт өчен шактый зур акча инде. Өендә акчаларны өстәлгә өеп куйган да, ишек артына качып, әнисе кайтканын көтә икән. Ә анысы, ишекне ачып керүгә, ул өемне күреп: «Йә, Аллам, нинди акча бу?!» – дип шаккаткан, хәтта куркып калган. Улы чыгып, канәгать елмаеп: «Минем хезмәт хакым бу!» – дигән. Әнисе шатлыгыннан утырып елаган.
Икенче бер вакытны бригадага, тәртипләрен үзгәртер өчен, ике яшь кызны җибәрәләр. Тәмәке тарталар, булса, хәмерне дә үз итәләр, озын тырнаклар, килешсез килбәт. «Ну, әйдә, тәрбияләгез инде безне», – дип килеп керәләр болар. Берничә көннән Радик абый аларның берсен комсорг итеп билгеләп куя. «Мин – комсорг?!» – дип аптырап кала кызый. Кызлар тора-бара икесе дә эшкә өйрәнә, тәртипләре әйбәтләнә, хәтта чибәрләнеп тә китәләр. Соңрак алар тормышка чыга, балалар үстерә, матур итеп яшәп китәләр.
57 ел бергә
Әлфирә апа белән Радик абый 57 ел бергә. Тату яшәүләренең сере турында сорашам.
– Эшем дөрес булмаса, замечание ясый иде, бер сүз каршы әйтми идем бабайга. «Өйдә дә шулаймы син?» – дип кызыксыналар иде. Әйе, шулай, тавышланып яшәмәдек. Берәрсе авылга кайтырга яки ярдәм сораса: «Рөхсәт ит инде», – дип, киңәш биргәләдем, анысы. Бабай нәкъ мин сораганча, яхшы ир булды, мин дә аның сүзеннән чыкмадым, аңа хөрмәт күрсәтергә тырыштым. Әле дә матур итеп киенергә ярата, түфлиләре ялтырап торсын аңарга.
Герой исеме биргәч, «Огонек» журналының тышлыгында фотосын бастырдылар, карап кына торырлык инде, шундый матур. Бервакыт өйгә кайтсам – ике хатын утыра. Шул журналдан Радикны күреп, Чаллыга эш эзләргә дип килгәннәр, башкасына да өмет иткәннәр бугай. Шулай да көнләшмәдем.
Күптән түгел Казанга, кызыбызга кунакка бардык. Ул, нәрсәнедер алыр өчен, бүлмәбезгә кергән. «Әни, сез бит олылар, үзегез кочаклашып йоклыйсыз», – диде шаккатып, сокланып. Шөкер, аңлашып яшибез, – ди елмаеп Әлфирә апа.
«Чаллы мине кеше итте»
Радик абыйдан Чаллыга булган мөнәсәбәтен сорыйм.
– Аңа карата минем үзгә бер мәхәббәтем, ул минем туган йортым кебек. Бүтән шәһәрләрдә дә эшләдем, кайда да тырышлык кирәк, анысы. Тик менә бездә җаның ниндине тели, шул белгечлек буенча үсәргә, һөнәре булмаганнарга өйрәнергә мөмкинлекләр булды. Зур-зур заводлар, гидростанция, матур шәһәр минем күз алдымда төзелде. Башта ике бүлмәле барак, аннары 4 бүлмәле якты фатир алдым.
Юлымда гел әйбәт җитәкчеләр очрады, алар миңа ышанды, үзем яхшы коллектив тупладым. Ә иң мөһиме – Чаллы мине, балалар йортында үскән ятимне, кеше итте, кешеләрнең яратуын, хөрмәтен тоеп яшәдем, зур бүләкләргә, дәрәҗәле исемнәргә дә биредә ирештем.
Радик Җәләев белән видеоны моннан карый аласыз : https://vk.ru/clip-32161692_456249747
Нет комментариев