Бәйрәм Яр буе паркы мәйданында була.
Чаллының – 400 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары 21 августта 14 сәгатьтә Яр буе паркының кече мәйданында «Тулпар» ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышыннан башланып китә.
16 сәгатьтә шәһәребезнең юбилеена багышланган театраль тамаша була. Анда 2,5 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Бу көнне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән популяр җырчы Сергей Лазарев тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итәчәкләр.
Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Нет комментариев