Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр көнендә нинди җырчылар чыгыш ясавы билгеле булды

21 августта Мәйданда 2,5 мең кеше 1626 елгы починоктан башлап хәзерге Чаллы тарихын чагылдырачаклар.

Бу көнне шәһәргә бик күп дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә.
Шәһәрнең 400 еллыгына багышланган чаралар турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сөйләде. 

«Төп вакыйга хронологик блоклардагы театраль тамаша булачак. Сәхнәдә һәм Мәйдан кырында студентлар, мәктәп укучылары, эшчеләр һәм артистлар һәр эпоханың төп вакыйгаларын җанландыралар. Зур экраннардагы архив кадрлары тамашачыларны үткәнгә кайтара. Бәйрәмне иҗат коллективлары чыгышы бизәячәк», – диде ул.  

Бу көнне Чаллы халкы һәм кунаклар өчен  Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм Россиянең популяр артисты Сергей Лазарев чыгыш ясый.
Аннары авторадиодан дискотека була. Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Сергей Лазарев Чаллыга 400