Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кызамык һәм дифтериягә каршы прививка ясатучылар аз

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Чаллыда коронавирус инфекциясе 30 меңнән артык кешедә ачыкланды. Бу гомуми  күрсәткеч. Шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы. Узган атна белән чагыштырганда чирләүчеләр саны 12гә артты, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфигуллина.

Хәзерге вакытта шәһәрдә гриппка каршы вакцинация бара. Зурларга – Совигрипп, балаларга Ультрикс вакциналары кадыйлар. (бу хакта моннан укы) Белгеч әйтүенчә, инфекциягә каршы коллектив иммунитет булдыру өчен шәһәр халкының 60 проценты прививка ясатырга тиеш. Планның нибары 26 %ы гына үтәлгән. Шуңа күрә предприятиеләргә эшчеләрне вакцинацияләү буенча аңлатма хатлары җибәрелгән.

Чаллыда кызамык һәм дифтериягә каршы да вакцинация бара. Тик халык прививка ясатырга ашыкмый. Дифтериягә каршы 52 %, кызамыкка каршы 37 % кеше кадаткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев