Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Айгөл Борһанова: «Гриппка каршы прививканы көз көне ясатсаң хәерлерәк»

Вакцинаны 6 айлык балаларга да ясатырга ярый.

Чаллыда гриппка каршы вакцинация бара. Сәламәтлек саклау идарәсе белдерүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә 66 меңгә якын кеше привика ясаткан. Аларның 10 меңе – балалар.

Зурларга – Совигрипп, балаларга Ультрикс вакциналары кадыйлар. Икесе дә Россиядә җитештерелгән. Вакциналарда гриппка каршы иммунитет булдырырга ярдәм итәрлек матдәләр бар, ди табиблар. Прививканы 6 айлык балаларга һәм 2-3 триместрдагы йөкле аналарга да кадатырга ярый. 

Айгөл Борһанова – сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары:

“Гриппка каршы привиканы көз көне, сентябрь-ноябрьдә, грипп һәм ОРВИ кискенләшкән чорга кадәр ясатсагыз хәерлерәк. Вакцинациядән соң 2-3 атна эчендә грипп вирусларына каршы антитәнчекләр барлыкка киләчәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда, шул исәптән Чаллы шәһәрендә дә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән түбәнрәк һәм нәкъ менә хәзер вакцинация узу өчен уңай вакыт", - дип сөйләде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев