Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда су коенган хатынга кондыз ташлана

Вакыйга урынына тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте килә.

Чаллы сулыкларының берсендә гадәттән тыш хәл була. Су коенырга кергән хатынны чамалау буенча су кондызы (бобер) тешли. Ханым моны яр буена чыккач кына абайлап ала. Аның тәненең ике урынында тешләнгән эз була һәм алардан саркып кан ага. Шаһитлар шунда ук ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Табиблар, вакытында ярдәм күрсәтелмәсә,  яраларның берсе хәттә үлемгә китергән булыр иде, дип белдерә.

Кондызлар дөрестән дә шулай куркынычмы соң? Мондый аяныч хәлгә юлыкмаска нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу хакта без телефон аша Чаллының 4 санлы экология-биология үзәге директоры Владимир Товмадан сораштык.

“Кимерүчеләр отрядыннан булган бу җир-су җәнлеге, дөрестән дә, кешегә һөҗүм итә ала. Моны ул үз территориясен яки балаларын саклау максатыннан эшләргә мөмкин. Моннан тыш алар, чирле булсалар да кешегә ташлана алалар. Шуңа да сулыкларга кергәндә игътибарлы булырга кирәк.  Беркайчан да кондызларга якын килергә, сыйпарга ярамый. Бүгенге көндә исә Камада, шәһәр пляжының камышлар үскән өлешеннән алып Боровецк урманына таба яр буенда, берничә кондыз гаиләсе яшәве мәгълүм”, - дип белдерде «Шәһри Чаллы»га Владимир Иванович. 
 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев