Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 кешене кара елан чаккан

Пациентларны озакка сузылган тернәкләнү көтә.

Беренче пациент апрель аенда ук мөрәҗәгать итсә, бүгенге көндә ике хатын-кыз стационарда дәвалана. Аларга кара елан агуына каршы сыворотка керткәннәр, инфекциягә каршы дарулар белән дәвалаганнар. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә пациентларның хәле  инде яхшырып килә, тик аллергия реакциясе булу сәбәпле аякларындагы шеш бик акрын кими. Алда аларны озакка сузылган тернәкләнү көтә. 

59 яшьлек Гүзәлияне елан юлда чага: гаиләсе белән машинада барганда туктап, ул аякларын язар өчен юл читендәге үләнгә баса. Бер-ике адым атлауга черки тешләгән кебек авырту сизә. Аннары шуышып киткән еланны күрә. 40 яшьлек Айгөл ире белән балык тотарга бара. Ул да авырту сизә. Кроссовки белән носкиен салгач, җәрәхәт бар икәнен күрә. Икенче көнне, шеш тездән югары күтәрелеп, аягы зәңгәрләнә башлагач хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

Табиб-терапевт Гөлназ Хисамиева әйтүенчә, кызганычка каршы, күпләр табигатькә әзерлексез чыга, хәтта аптечканы да оныта. Елан чакканнан соң кешенең хәле авыраймасын өчен тиз арада хастаханәгә бару мөһим.

Фотолар 5нче шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев