Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының элеккеге хәрби комиссары вафат

Шәһәрдәшебезгә 76 яшь иде.

Чаллы шәһәренең Ветераннар советы рәисе, Автозавод районының элеккеге хәрби комиссары Рафик Имайкинның гомере өзелде. Шәһәрдәшебезгә 76 яшь иде.  Аны бүген туган ягы - Перьм өлкәсенең Уймуж авылында җирләячәкләр. 

Рафик Рахимович 1946 елның 26 июлендә туа. 1967 елда Благовещенск югары танк училищесын тәмамлый һәм 2нче хәрби-укыту танклар взводының командиры була. Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 8 ел мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта. 90 елларда Автозавод районының хәрби комиссары итеп билгеләнә, соңрак Ветераннар советын җитәкли.

Шәһәрдәшебезнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабырлыклар бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы уртаклашу