Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь көрәшчеләре Татарстанда икенче урында

Яшь көрәшчеләр арасында республика бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләр арасында кемнәр бар?

2008-2009 елгы яшьләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге тәмамланды. Анда 43 команда катнашты. 

Чаллы көрәшчеләре командасы әлеге ярышларда 2 нче урын яулады.

Үз үлчәү категорияләрендә Рамазан Мөхәмәтов (55 кг), Илдус Мәрдәнов (85 кг) - 1нче урын, Рузәл Могыйнов (65 кг) -2нче урын, Айрат Кашапов (65 кг), Самат Габдрахманов (65 кг) - 3нче урын, Марсель Ясавиев (70 кг) - 5нче урын, Азат Шәвәлиев (60 кг) 6 нчы урын алды. 

Бу егетләрне ярышларга тренерлар: 

Илгиз Шәмсевәлиев, Илнур Хәйбуллин, Шамил Локманов, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов, Булат Габделбәров, Артур Гайнетдинов әзерләде. 

Апрель аенда Чаллы көрәшчеләре Россия беренчелегендә Татарстан данын яклаячак.

Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли көрәш Татарстан беренчелеге Чаллы көрәшчеләре Марсель мингалиев