Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының танылган математигы Гөлнара Тимерҗанова белән дуэт башкарырга хыяллана

Аның ата-аналар җыелышында башкарган җыры социаль челтәрләргә күчеп, иң популяр видеороликларның берсенә әверелде. «Вәт булдыра математика укытучысы!» – дип сокланды аңа интернет кулланучылар.

7 меңгә якын карау, 380 лайк, 117 мактаулы комментарий. Гомере буе саннар, исәпләүләр алып барган язмам герое хакында мәкалә дә үзеннән-үзе саннардан башланды. Интернеттагы бу күрсәткечләрнең барысы да шәһәребезнең 79нчы лицей-интернатында белем бирүче укытучы Нәсим Рәсимович Шәфыйков хөрмәтенә.

Ни рәвешле шулай халык игътибарын җәлеп итә алды икән гади бер математика укытучысы дисезме? Телдән-телгә йөреп макталган затлы артистларыбызны да уздырып, җыр башкарып дисәм, мөгаен, берегез дә ышанмас. Әйе шул, беренче карашка математика фәне белән җыр сәнгатен һич кенә дә бер яссылыкка куеп, параллель сызыклар үткәреп булмый кебек. Тик кеше башы җитмәстәй катлаулы мәсьәләләрне дә чикләвектәй җиңел ватарга күнеккән Нәсим әфәнде башка фикердә. Моны ул Пифагор теоремасын исбатлаган кебек, җиңел генә үз мисалында раслады. Мәктәпнең ата-аналар җыелышында башкарган җыры залдагылар ярдәме белән җәһәт кенә социаль челтәрләргә күчеп, иң популяр видеороликларның берсенә әверелде. «Вәт ичмасам булдыра математика укытучысы!» – дип сокланды аңа интернет кулланучылар.

Дөрестән дә, нинди эшкә генә тотынса да, җиренә җиткереп башкара торган затлардан икән ул Нәсим әфәнде. Аның белән күрешеп аралашкач, моңа мин тагын бер кат инандым. 

Тумышы белән ул татар сәнгатенә «Чаллы сиреньнәре» җырының көен бүләк иткән шәһәрдәшебез, танылган композитор, мәрхүм Ренат Гобәйдуллин белән бер авылдан булып чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, икесе дә Ютазы районы Иске Уруссу аланнарын айкап, елга-күлләрендә коенып, бер чишмә суларын эчеп үскән егетләр. 

«Башкача авылыбызны да, нәселебезне дә музыка белән бәйләүче артык танылган шәхесләр юк. Күрәсең, бу сәләт миңа Аллаһтан бүләк буларак иңгәндер. Тик, ни кызганыч, кечкенә чакта моңа әлләни игътибар бирелмәгән. Хәзерге акылым булса, музыка мәктәбенә булса да керер идем», – ди шәһәрдәшебез. 

Аның каравы, туганнары һәм якыннары арасында тәҗрибәле педагоглар күп икән. Әнә шуларның йогынтысы тәэсирендә Нәсим әфәндедә математика фәненә кызыксыну уяна да инде. Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлагач та ул башы-аягы белән мәгариф дөньясына кереп чума. Хезмәт юлын Баулы районы мәктәпләрендә башлап җибәрә. Биредә башта Поповка авылында, аннары шәһәрнең 7нче һәм 2нче мәктәпләрендә укучыларны математика фәне серләренә төшендерә. Физика фәне буенча да кабат әзерләү курсларын үтә.

«Балаларны нинди дә булса эшкә өйрәтәсең килсә, иң элек үз эш-гамәлләрең белән үрнәк бул! Мөгаллимлек хезмәтемдә бу кагыйдә минем өчен юл күрсәтүче маяк булып тора», – ди язмам герое.

Һәм бу бер генә дә купшы сүзләр түгел. Баулыда укыткан елларны ук ул укытучылар арасында үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханнарында катнашып, республика буенча 100 балл туплый. Иң югары күрсәткечкә ия булган мөгаллимгә, хөрмәт йөзеннән, кулай шартларда түләү мөмкинлеге белән фатир да бирәләр. 

Язмышы аны тораклы гына итеп калмый, ә һөнәри баскычлардан тагы да югарырак күтәрелү өчен яңа мөмкинлекләр дә ача. Әнә шул баскычлар инде аны Чаллы белән тоташтыра. Бар Татарстанга танылган укытучыны 2011 елда шәһәребезнең 79нчы лицей-интернатына эшкә чакыралар. Данлыклы тарихка ия мәгариф учреждениесе тәкъдимен бик теләп кабул итә Нәсим Рәсимович. Биредә ул үз тәҗрибәсенә таянып, математика фәнен укыту буенча аерым система булдыра. 

«Без тулысынча иске китаплардан баш тартып, Мордкович дәреслекләре буенча укытуга күчтек. Эш планнарын үзгәртеп, балаларны да берничә төркемгә бүлеп белем бирә башладык. Мин шәхсән иң көчле балалар белән эшлим», – ди мөгаллим.

Хезмәт җимеше белән татлы, диләр бит. Күп тә үтми, әлеге үзгәрешләр уңай нәтиҗәләрен дә бирә. Соңгы берничә елда педагогның ике укучысы математика буенча БДИда 100 балл туплап, укытучының да, лицейның да абруен арттыра. Әлеге казанышлары белән 79нчыларны Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәхсән үзенә чакырып тәбрикли. Быел исә Нәсим әфәндене ТР мәгариф министры да мактау грамотасы белән бүләкли.

Сәбәбе дә бар: быел математикадан бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре буенча мәгариф учреждениесе, уртача 82 балл туплап, шәһәрдә икенче урынга чыга. Даны еракларга таралган мөгаллимне инде бүгенге көндә республикабызның башка район-шәһәрләреннән дә эзләп киләләр. 
«Ел да мин Татарстаныбызның берничә районына барып, укучыларны БДИга әзерләү буенча дәресләр дә бирәм. Норлат, Ютазы, Әлмәт районнарына һәм хәтта күрше республикага да чыкканым булды», – ди укытучы. Шулай шул, асылташны алты тау артыннан да эзләп килерләр дип белми әйтмәгән акыллы затлар.

Югарыда язганча, зиннәтле ташка тиң әлеге укытучы быел башка ягы белән дә ялтырап, күпләрне үзенә әсир итте. Бу юлы инде аңа «Асылъяр» җырын башкарганы өчен социаль челтәрдә халкыбыз 100 балл бирде. «Артистлар да болай булдыра алмый», «Булганнан бар да була», «Җырчыларың бер читтә торсын», «Сәхнәләрдә шушындый җырчылар күбрәк чыгыш ясасын иде», – дип мактаулы комментарийлар яудырды алар җырлы пост астына.
«Яшерен-батырын түгел, заманында авыл клубында гына чыгыш ясаган кеше буларак, мин моңа бик сөендем. Мөмкинлегем һәм вакытым булса, зур сәхнәләргә дә чыгар идем. Тик минем бернинди дә музыкаль белемем юк. Ноталарны да мин, математикларга хас фикерләү сәләтемне эшкә җигеп, үземчә тоемлап башкарам. Билгеле, интернеттагы видеоязмалар да ярдәмгә килә. Алар аша мин артистларның үз-үзләрен тотышын, башкару үзенчәлекләрен өйрәнәм. Күрәсең, юкка түгел. Тамашачылар чыгышымны бик җылы кабул итте», – ди Нәсим әфәнде. 

Билгеле, халык каршына чыгып моңлану өчен үз җырларың да булу мөһим. Бүгенге көндә Нәсим Рәсимович нәкъ менә шул хакта хыяллана. Әлегә исә ул Салават Фәтхетдинов, Сәгыйть Гыйбашев, Гүзәл Уразова, Венера Ганиева, Илсөя Бәдретдинова, Флүрә Талипова репертуарыннан җырларны үз итә.
Күңел түрендә йөрткән тагын бер теләге бар тәҗрибәле математикның. Ул яраткан җырчысы Гөлнара Тимерҗанова белән дуэт башкарырга хыяллана. Кайчандыр «Йолдызлар яңгыры» җыры белән үзенә әсир иткән артистның ул барлык иҗат җимешләрен дә яттан белә. 

«Син тугансын җиргә бәхет өчен,
Күктә ул көн йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр», – 

дигән сүзләр бар аларның берсендә. Кем белә, бәлкем киләчәктә, әлеге җырдагыча, мәгариф күгендә генә түгел, ә эстрада сәхнәсендә дә йолдыз булып балкыр әле Чаллы математигы. Моның өчен исә аның тавышы да, моңы да, һәм, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәте дә бар. 

Илшат Солтанов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

21

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы