Чаллы Әбугалисинасы кем?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Әбугалисинасы кем?

Коллектив Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәрен сәхнәләштерә.

Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа спектакль өстендә эшли башладылар. Коллектив Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәрен сәхнәләштерә. Инсценировка авторы –  язучы Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссеры – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шәкерте, бүгенге көндә укуын Мәскәүдә дәвам итүче Гөлназ Минкина. Әбугалисина ролендә талантлы артист – Рәзил Фәхертдинов. «Репетицияләрне әйбәт кенә башлап җибәргән идек. Әмма чир аркасында эшне туктатып торырга мәҗбүр булдык», – диде ул хәбәрчебезгә. Артистларыбыз исән-сау булып,  «Әбугалисина»ны тамашачыларга күрсәтсеннәр иде.

Фото ачык чыганаклардан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


әдәбият театр мәдәният артистлар

Нет комментариев