Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерлары 10 мең адым узды

Акциядә 400гә якын кеше катнашты.

Чаллы пенсионерлары “Озын гомергә - 10 000 адым” дип исемләнгән бөтенроссия акциясенә кушылды. Моның өчен Тукай яр буенда төрле яшьтәге 400дән артык чаллылы җыелды.

"Озын гомергә - 10 000 адым" акциясе 5 ел элек старт алган иде. Шушы көннәрдә исә профессиональ инструкторлар катнашучылар өчен скандинав йөреше буенча мастер-класс үткәрделәр.

Чаллылылар яр буенда 10 000 адымны патриотик җырлар башкарып уздылар, ә финишта исә барысын да кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Акцияне шәһәрдә “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге, физкультура һәм спорт идарәсе һәм сәламәтлек саклау идарәсе оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев