4 апрель 2022 яңалыклары
-
Чаллыда футбол яшәячәк - ВИДЕО
Чаллының «Победа» футбол манежында быелгы «Мәктәп футбол Лига»сы старт алды. "7 ел эчендә мәктәп футбол лигасында дүрт меңнән артык бала катнашты, алар үзләрен бу уенда сынап карады, күбесе футбол белән җитди шөгыльләнә башлады. Чаллыда футбол уенының үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла, - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
-
Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булган Петр Осаенок: "Ничә көн буе бер суда гына подвалда яшәдек, монда килүебез - чын могҗиза!"
Без сайтыбызда шәһәргә Мариупольдән 297 кеше кайтканын хәбәр иткән идек инде. Аларны «Жемчужина» санаториена һәм «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. «Жемчужина» санаториенда бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды һәм күченеп кайтучыларның хәлен белеште.
-
Шәһәр мэры Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарның хәлен белде
Чаллыга Мариупольдән 297 кеше кайтты, алар арасында 50дән артык бала да бар. Аларны «Жемчужина» санаториена һәм «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. «Жемчужина» санаториенда бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды һәм күченеп кайтучыларның хәлен белеште.
-
Музыкант Айдар Юнысов: "Зинһар, бернәрсә дә сорамагыз!"
Музыкант, автор-башкаручы игезәк егетләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар гаиләсенә авыр кайгы килде.
-
Тагын бер үзенчәлекле күргәзмә
Экспозициядә рәсем сәнгате әсәрләре сериясе тәкъдим ителгән, аларда төрле темалар ачыла, әмма төп тема – кешенең табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән бәйләнеше.
-
Чаллы пенсионерларына мошенниклардан саклану чаралары турында сөйләделәр - ФОТОЛАР
Полиция хезмәткәрләре Чаллының өченче буын университеты студентлары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
-
Инвалидлык буенча пенсияне автомат рәвештә билгеләячәкләр
Акчаны инвалидлыкны рәсмиләштерү белән күчерә башлаячаклар.
-
Чүп-чарны яндырмагыз!
Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев шәһәрне чистарту, төзекләндерү буенча язгы ике айлык турында тәфсилләп сөйләде.
-
Суның литры 5 сумга әйләнгән
Шәһәрнең комплекс ишегаллары яисә сәүдә кибетләре янында махсус су ала торган аппаратлар бар.
-
ТР Дәүләт автоинспекциясе һава торышы үзгәрүе турында кисәтә
4-5 апрель көнне республикада юеш кар, буран, тизлеге секундына 24 метрга җитүче җил, көчле бозлавык, кар көртләре булуы көтелә.
-
Сбербанк мошенниклар тарафыннан җибәрелүче ялган хатлар хакында кисәтә
Таләп вакытында үтәлмәгән очракта, бурычлы зат имеш “салымнарын вакытында түләмәүчеләрнең федераль реестры”на кертеләчәк, дип куркыталар.
-
Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм йөзеннән шәһәр мэры 50 мең сум акча күчерде
ДНР, ЛНР һәм Мариупольдән күчеп килүчеләргә ярдәм йөзеннән махсус фонд оештырылды.
-
Мәҗбүри күченүчеләрне ярдәмнән ташламыйлар
Без сайтыбызда шәһәргә Мариупольдән 297 кеше кайтканын хәбәр иткән идек инде. Алар арасында 50дән артык бала да бар.
-
Рөстәм Миңнеханов Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 2 млн сум түләргә кушты
Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Татарстан хәрбиләренең гаиләләре Татарстан Республикасыннан өстәмә матди ярдәм алачак.
-
Илле биш ел тарихы булган театр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Тукай районы Теләнче Тамак авылында эшләп килүче халык театрының оешуына 55 ел тулды. Узган ялларда теләнчетамаклылар бу датаны зурлап билгеләп үтте.