Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар бүлеген капиталь төзекләндерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар бүлеген капиталь төзекләндерәчәкләр

Ул 4нче апрельдә старт ала.

"А" блогында урнашкан балалар бүлеге 6 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итә. 

Хастахәнәнең баш табибы Ришат Ногманов әйтүенчә, ремонттан соң барлык палаталарда заманча уңайлыклар тудырылачак. Аларда аерым санитар булмәләр, кондиционер, медицина хезмәткәрләрен чакыру кнопкалары булачак. Булек 66 койка-урынга исәпләнгән.
Бүгенге көндә хастаханәнең 18 мең квадрат метрында – В1, В2 һәм Б блокларында  ремонт эшләре тәмамланды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев