Чаллы электробусларын – Сөгуд Гарәбстанына
"КАМАЗ" вәкилләре Россия бизнес-миссисе составында Сөгуд Гарәбстанында булып кайттылар. Делегация составына Россия экспорт үзәге, Россия-Гарәбстан Эшлекле Советы, тармак берләшмәләре, компанияләрдән 50 ләп топ-менеджер кертелгән иде.
Очрашу барышында Эр- Риядта "КАМАЗ" вәкиле, автобуслар сату буенча директор Эдуард Лаврентьев яңа эшләнмә - икенче буын КАМАЗ - 6282 электробусын тәкъдим итте. Ул маршрутта ук зарядка алу мөмкинлегенә ия, литий-титанат аккумулятор батареялары урнаштырылган иң экологик куркынычсыз җәмәгать транспорты санала.
Бизнес-миссия нәтиҗәләре буенча ике дәүләтнең үзара хезмәттәшлегендә өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.Электробуслар, электромобильләр, тимер юл техникасы һәм хәрәкәтчән составны сату күләмен арттыру карары кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев