Чаллыда тагын 14 хастаханә яңартылачак
Яңа елга аяк басуга, Чаллыда тагын 14 хастаханәдә капиталь ремонт эшләре башланачак дип хәбәр итә, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм мәгълүмати сәясәт идарәсе. Шулар арасында республика диспансерының 5 филиалы һәм 7 хатын-кызлар консультациясе. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 3, 6 һәм 7 нче номерлы шифаханәләрдә төзекләндерү эшләрен быел ук башларга ниятлиләр....
Яңа елга аяк басуга, Чаллыда тагын 14 хастаханәдә капиталь ремонт эшләре башланачак дип хәбәр итә, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм мәгълүмати сәясәт идарәсе. Шулар арасында республика диспансерының 5 филиалы һәм 7 хатын-кызлар консультациясе. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 3, 6 һәм 7 нче номерлы шифаханәләрдә төзекләндерү эшләрен быел ук башларга ниятлиләр.
Бүгенге көндә, капиталь ремонт эшләре 8 хастаханәсендә һәм 6 балалар шифаханәсендә бара. Шәһәрнең әлеге 15 медицина оешмасына республика бюджетыннан барлыгы 1,5 млрд сум бүленгән.
Ремонт вакытында барлык электр, су белән тәэмин итү һәм җылылык бирү җайланмалары тулысынча алыштырыла. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, быел медицина оешмаларында башкарылган яңарту эшләре, яңа елда планлаштырылган хастаханәләрдә дә үткәреләчәк. Ә 2017 ел планына кергән дәвалау үзәкләренең бүген 65% ы әзер. Ремонт эшләре декабрь аенда тәмамланырга тиеш.
Капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнүгә, барлык хастаханәләр дә Дружелюбная поликлиника" дип аталган республикакүләм проект буенча эшли башлаячак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев