7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Японнар Чаллыдан комлык алалар
Сүз шәһәребезнең "Балаларга инновацияләр" компаниясе уйлап чыгарган "акыллы комлык" интерактив өстәле хакында бара. Японнар аны Екатеринбург шәһәрендә узган "Иннопорм" халыкара күргәзмәсендә күрәләр. Дәресләргә кертелгән биремнәр, японнар өчен махсус тәрҗемә ителгән. Әлеге "акыллы комлыклар" агымдагы ел тәмамланганчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган белем бирү үзәкләренә куелачак дип фаразлана.
-
Галимнәр газлы сулардан шикәр авыруы килеп чыгу ихтималын искәртә
Газлы суларны күп кулланучы кешеләрдә шикәр авыруы килеп чыгу ихтималы зур. Бу хакта Стелленбос университеты галимнәре искәртә, дип яза РИА "Новости". Белгечләр фикеренчә, көненә биш тапкыр газлы су эчсәң, гипертония һәм инсульт та булырга мөмкин. Газлы суларда шикәр күп. 0,33 литрлы газлы суда 39 грамм шикәр бар. Бу көндәлек нормадан...
-
Профессиональ машина йөртүчеләрне имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр
Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдергәнчә, пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендә эшләүче профессиональ машина йөртүчеләрне квалификацияләрен раслау өчен имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.
-
Салымнар түләр чак җитте
2017 елның 1 декабренә кадәр транспорт, җир һәм милек салымнарын түләргә кирәк дип кисәтә чаллылыларны салым инспекциясе. Кайбер кешеләр әлегә кадәр салымнар турындагы белдерү кәгазьләренең ничек, кая киләчәген белми. Кемнәрдер ФСХ (ФНС) әлеге белдерүләрне бары электрон рәвештә җиткерәчәк икән дип ишеткән, ләкин салым хезмәте бу бары имеш-мимеш кенә дип белдерде....
-
Саранск-Яр Чаллы маршруты барлыкка килде
Автобус маршруты Мордовия белән Чаллыны бәйләде. 6 нчы ноярьдән Саранск шәһәреннән Чаллыга "Мерседес-Бенц» автобусы йөри башлады. Мордовиянең башкаласыннан автобус төгәл 9:30 да кузгала. Барган уңайда ул Казан шәһәрендә туктый, ә аннан соң туры Чаллыга китә.
-
Чаллыда тагын 14 хастаханә яңартылачак
Яңа елга аяк басуга, Чаллыда тагын 14 хастаханәдә капиталь ремонт эшләре башланачак дип хәбәр итә, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм мәгълүмати сәясәт идарәсе. Шулар арасында республика диспансерының 5 филиалы һәм 7 хатын-кызлар консультациясе. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 3, 6 һәм 7 нче номерлы шифаханәләрдә төзекләндерү эшләрен быел ук башларга ниятлиләр....