Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүп-чарны яндырмагыз!

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев шәһәрне чистарту, төзекләндерү буенча язгы ике айлык турында тәфсилләп сөйләде.

Ул 23 апрельдәге өмәне көтеп тормыйча, шәһәрдәшләрне, идарә итү компанияләрен, территориаль иҗтимагый советларны бу эшне хәзер үк башларга чакырды. 

23 апрельдә каты-көнкүреш калдыкларын полигонда бушлай кабул итәләр. Моннан тыш, Түбән Каманың «Кама» сәүдә йорты юридик һәм физик затлардан машиналарның иске шиннарын бушлай ала. Ниһаять әлеге мәсьәлә шәһәрдә уңай хәл ителә башлады. Элек ул шиннарны кая курга белми интегә иделәр. 

– Бөтен кеше җиң сызганып, үзенең территориясен тәртипкә китерергә тиеш, – диде мэр Наил Мәһдиев теманы дәвам итеп. – Чиста, матур шәһәрдә яшисебез килә икән, без Чаллыны шундый итәргә тиеш. Казаннан, Рязанннан килеп, берәү дә безнең шәһәрне чистартмый. 

Наил Гамбәрович өмә вакытында җыелган чүп-чарны һәм яфракларны яндырмаска кушты. «Бөтен пычрак һавага таралгач, суларга авыр була. Хезмәттәшләр үзегезне кызганыгыз. Бу бюджет оешмалары җитәкчеләренә дә кагыла. Алар еш кына чүп-чарны полигонга илтүне оештыру урынына, яндыралар гына. Бу шәһәрдәшләр өчен зарарлы. Балалар, авыру кешеләр шул һаваны суларга тиешме? Шәһәрдә кеше саф һава суларга тиеш. Яфрак яисә чүп-чар яндыручылар административ комиссиягә чакырылып, тәрбияләнәчәк. 

– Упаковка төрләре күп. Бүгенге өмәләр 15-20 ел элек узганнардан аерыла. Көрәкләр белән чүпне машиналарга тутыра идек... Бүгенге көндә шәһәрдә кешеләр янгын исен иснәргә тиеш түгел! – дип кисәтте мэр. 

Язгы ике айлыкта 5000 агач һәм куак, бик күп чәчәкләр утырту планлаштырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев