Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чик сакчысы Миңненәзир Сәгъдиев - ВИДЕО

Армиядә булган кешегә элек-электән хөрмәт белән караганнар. Ә чик сакчылары исә аерата абруйлы булган. Бүген без армиядә чик сакчысы булып хезмәт иткән, анда батырлык үрнәге күрсәткән, хәзерге вакытта Тукай районы Теләнче-Тамак авылында гомер итүче Миңненәзир Сәгъдиев белән сөйләшәбез.

Миңненәзир Сәгъдиев солдат хезмәтен Румыния белән Венгрия чикләрендә үтә. Туган җирдән бик ерак булган гаҗәеп матур урын, ят кешеләр... Болар яшүсмер егетне олыгайтып җибәрә, аңа ил алдында зур җаваплылык өсти. Һәр солдат иле, туганнары, дуслары алдында җаваплылык тоя, чик сакчысы аерата. Чөнки ул чик бозучы белән беренче булып очраша. Аннан көч, тапкырлык, хәрби осталык таләп ителә.

– 1969 елның ноябрендә армиягә алындым. Безне Казаннан Закарпатье якларына җибәрделәр. Анда ярты еллап өйрәнүләр үткәннән соң, заставаларга бүлделәр. Төрлебез төрле якка хезмәткә китте: кемдер связист, электрик, кемдер этләр өйрәтүче булды. Миңа связист хезмәтен йөкләделәр. Шулай ук электрик, аккумуляторщик булдым. Өйрәнүләр үтеп йөргәндә Зәй районы кешесенең шунда чик сакчылары зонасында этләр өйрәтүче булып эшләвен белеп алдым. Аның белән таныштым, ул минем белән якташларча җылы итеп күреште. Аннары, өйрәнүләр беткәннән соң, миңа Бельгия овчаркасы бүләк итте. «Бу этне алып кит! Сине заставага кертмәсләр, әмма нык тор! Миннән икәнен әйтерсең! Бу эт синең чын дустың булачак!» дигән сүзләр белән озатты ул мине. Эт белән кайттым. Чыннан да, тугры булды ул!
Завставада чик бозулар гел булып тора. Шулай тагын ярты еллап хезмәт иткәннән соң чираттагы кичке дозорга чыгып киттем. Янәшәмдә һәрвакыт этем булды. Күрәм, 58нче знактагы контроль полосада чит эзләр бар. Тикшерә башладым. Шул вакытны аякка нәрсәдер бәрелгән сыман булды, моңа артык игътибар бирмәдем. Кузгалмакчы булдым, әмма шартлап аудым... Борылып карасам, ботыма пычак кадалган! Әкрен генә пычакны тоттым, этемне яныма яткырдым. Ә тугры дустым ырлап торуын дәвам итә. Этемне җибәрергә куркам, чөнки атып үтерәчәкләрен аңлыйм. Шулай бер дә селкенмичә ятуыбызны дәвам итәбез. Берзаман чытырманлык арасыннан рюкзак аскан берәү килеп чыкты. Безнең янга килмәде, стыкка таба юнәлде. Шул вакытта 82 килограммлы этемә теге кешене куып тотарга дигән команда бирдем. Этем яткырып салды аны! Аннары үзем алар янына үрмәләп бардым, теге кешенең кулларын артка каерып бәйләп куйдым да, махсус җайланмалар аша ярдәм дә сорадым. Озак та үтмичә, бер төркем кеше килеп җитте, мине шунда ук госпитальгә җибәрделәр. Анда 36 көн ятып чыктым. Ә мин тоткан ир-ат чик аркылы валюта һәм алтын алып чыгучы курьер булган. 

Госпитальдә ятып чыкканнан соң кире чик буена кайткач, 20 көнләп әле мине беркая да җибәрмәделәр! Аннары үзем кабат хезмәткә алуларын сорадым. Ии, этем сөенде инде! Нишләргә белмәде! Алга таба да гел аның белән булдык, – дип сөйли Миңненәзир абый. 

Соңыннан ул үзенең 1970 елда Киевта Җиңү парадында катнашуын да сөйләде. 

– Ике ай алдан шунда барып, көн саен әзерлек үттек. Парад үткәч, ун көн ял бирделәр безгә. Андагы әзерлек бүгенгедәй хәтердә: төп-төз атларга, хәтта бер темпта сулыш алырга кирәк! Якты матур истәлекләр, – дип, хәтерендә 50 елдан артык элек булган вакыйгаларны яңартты әңгәмәдәшем.

Миңненәзир абыйның күкрәген орден-медальләр бизи. Арасында аңа иң кадерлесе – «СССРның чик буйларын саклаганда батырлык күрсәткән өчен» («За отличие в охране государственной границы СССР») сугышчан медале. 

Армия хезмәтеннән кайткач, Теләнче-Тамакта колхозга электрик булып эшкә урнаша Миңненәзир абый. Биредә 12 ел эшли. Соңыннан күрше Мерәс авылына йөреп эшли башлый. Монда 21 ел зернотокта машинист булып хезмәт куя. 2013 елда, хезмәтен югары дәрәҗәдә бәяләп, «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем дә бирелә.

– 1972 елда Мерәс кызы Нәсимә белән туй иттек. Ул вакытта булачак тормыш иптәшем Теләнче-Тамак авылы больницасында шәфкать туташы булып эшли иде. Аллага шөкер, кызыбыз да, улыбыз да булды. Бүгенге көндә оныклар сөябез, – ди Миңненәзир абый. 

Миңненәзир Сәгъдиев Тукай районында актив иҗтимагый тормыш алып бара. Туган авылы Теләнче-Тамакта чик сакчыларына һәйкәл дә ачуда ул башлап йөрүче булган. Бүгенге көндә Тукай районы хәрби хәрәкәтләре ветераннары белән генә түгел, тирә-як районнар активистлары белән дә яхшы мөгамәләдә булып, аралашып-ярдәмләшеп тора.    

/ Гөлия Ибатуллина фото-видеосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев