Эльдар Хәмитов: «Копченый»ның энесе дип, җиңүне китереп бирмиләр
Чаллы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулаган көрәшчебез белән әңгәмә.
Кемдер Сабан туеннан күңел ачып, концерт карап, шашлык ашап кайтып китсә, ул инде бишенче тапкыр бәйрәмнән соң өенә өр-яңа машинага утырып юл тота. Сүзем шәһәрдәшебез, дөньякүләм танылган көрәшче, быелгы милли бәйрәмебезнең абсолют батыры Эльдар Хәмитов хакында. Шушы көннәрдә без аның белән очрашып, әңгәмә корып алдык. Спортка ни рәвешле килүе, легендар «Копченый» белән бәйләнеше һәм, әлбәттә инде, көрәш мәйданында җиңеп алган өр-яңа «Москвич»ы белән кызыксындык.
– Эльдар, машинага «утырганчы», иң элек үзең белән таныштырып үт әле. Синең кебек талантлы бил алышу остасын безгә кайсы яклар бүләк итте икән?
– Тумышым белән мин төп Чаллыдан, гади эшчеләр гаиләсеннән. Әтием гомер буе КАМАЗ йөртүче булып эшләде, әнием балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйды. Хәтерлим, кечкенә чактан ук бик актив идем, шуңа да 11 яшемдә мине Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә велоспорт түгәрәгенә бирделәр. Анда мин җиде елга якын шөгыльләндем. Тора-бара буем да үсте, авырлыгым да артты. Ә әлеге спорт төре исә артык массаны өнәп бетерми. Җилдән җитез җилдерү өчен һәрвакыт бер формада булырга кирәк. Аннары инде якыннарым да мине башка спорт төренә «кодалый» башлады (көлә). Боларның барысын да исәпкә алып, мин көрәш келәменә аяк басарга булдым.
– Якыннарым дип әйтүең, мөгаен, легендар көрәшче «Копченый» хакындадыр. Сезне нинди җепләр бәйли? Серен чишик инде ниһаять.
– Шәһәрдәшләребез арасында инде әлеге абруйлы спортчыны белмәүче кеше сирәктер. Дүрт тапкыр Россия, биш тапкыр Татарстанның абсолют чемпионы, 18 мәртәбә Чаллының баш батыры булып калган бөек спортчы бит ул Рәкыйп абый Хәмитов. Дөрестән дә, без аның белән кардәшләр. Төгәлрәк әйтсәк, ул әтиемнең бертуган абыйсы. 18 яшемдә ул миңа көрәштә үземне сынап карарга тәкъдим ясады. Мин инде ТРның Атказанган спорт остасы һәм тренерына берничек тә каршы килә алмадым (көлә). «Витязь» спорт мәктәбендә Азат Әхәтов, Илшат Сибгатуллин, Рәкыйп Фәйзуллин кебек мәртәбәле тренерлар күзәтүе астында көрәш нигезе серләренә төшенә башладым. «Башта бер-ике ел ныгы, көч тупла, аннары инде югарыга юл ярырбыз», – дип канатлар куйды миңа Рәкыйп абыем.
– Тәүге ярышларыңны хәтердә яңартып алыйк әле. Көрәшкә кереп китү авыр булмадымы?
– Билгеле, келәмгә басу белән югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Җиңү тәме татлы булсын өчен иң элек җиңелү ачысын да татырга кирәк. 20 яшемдә мин дә Татарстан чемпионатында беренче кругта ук төшеп калдым. Хәтерем ялгышмаса, бу көз айлары иде. Шунда миңа Рәкыйп абый: «Егет болай булмый, бүгеннән инде нәтиҗәгә эшли башлыйбыз. Кышын син Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле турнирда беренче бишлеккә керергә тиеш», – дип указ бирде (көлә). Белгәнегезчә, Муса Җәлил турниры көрәшчеләр арасында иң дәрәҗәле бәйгеләренең берсе санала. Әлеге турнирда җиңгән батырлар Россия чемпионатында, ә анда җиңү яулаганнары дөньякүләм ярышларда катнашу хокукына ия була. Билгеләнгән максатка ирешү өчен туры мәгънәсендә җиде кат тир түгәргә туры килде, әлбәттә. Бик каты шөгыльләндек без Рәкыйп абый белән, өйгә кайтып та кермәдек. Шунысы гаҗәп – әлеге ярышта мин узган чемпионатта мине җиңгән көрәшче белән очраштым. Яшерен-батырын түгел, моны белгәч күпләр: «Булды инде бу», – дип өметсезлеккә дә бирелеп алды. Мин исә бер елгага ике тапкыр кермиләр дип, бу юлы инде үзем аны егып салдым. Һәм, легендар көрәшчебезнең өметен аклап, беренче бишлеккә үттем. Югарырак баскычка да күтәрелгән булыр идем, тик хөкемдарлар белән аңлашылмаучылык, тартыш килеп чыгып, дүртенче урында кадым.
– Келәмдә мондый бәхәсле мизгелләр еш буламы? Алар канатларыңны сындырмыймы?
– Бу инде кешенең үзеннән тора. Я сынасың, я горур башыңны югары күтәреп: «Очрашканга кадәр», – дисең дә, бернигә дә карамый алга барасың. Тормыш бит ул үзе бер зур сынау, шул ук көрәш мәйданы. Һәр гаделсезлеккә игътибар итә башласаң һичшиксез егыласың. Ә мин егыла торганнардан түгел. Беренче тапкыр аяк чалулар, гаделсезлекләр белән Казанда, ялгышмасам, 2016 елгы Татарстан чемпионатында очраштым. Аның финалы бик бәхәсле булып күңелгә уелып калды. Кызыксынучылар ул видеороликны әле дә интернеттан табып карый ала. Мин ул көрәштә көндәшемнән ике тапкыр – төп һәм өстәмә вакытларда өстен калдым. Тик аннары тагын нишләптер 10 секунд өстәделәр һәм.... Һәм барыбер җиңү таҗын башкага бирделәр. Мин үзем белән бил алышкан батырны: «Икенче елга килеп, барыбер синнән өстен калачакмын», – дип кисәтеп кайтып киттем. Шулай эшләдем дә. Тик ул елны да финалда мине «кыстылар». 4:2 исәбе белән җиңеп барсам да, өченче кисәтү биреп, чыгарып җибәрделәр. Иң күңелгә тигәне шул булды: батыр калган спортчы соңыннан дөнья чемпионатында катнашмады. Шундый мәртәбәле мөмкинлектән файдаланмады. Эх, мин әйтәм, үземә шул хокукны биргән булсалар... Шулай да өченче тапкырдан булса да, 2022 елда Татарстан чемпионатында җиңү яуладым мин. Аннары инде илкүләм ярышларда да беренче калдым. Шул рәвешле дөньякүләм турнирда катнашу мөмкинлегенә лаек булдым. Тик... Тик Муса Җәлил турнирында кабат Россия чемпионатына отбор оештырдылар. Һәм мин анда финалда җиңелеп, кабат мәртәбәле турнирга үтә алмадым. Нишләптер яратмадылар инде мине Казанда (елмая).
– Эльдар, ә киресенчә: «Бу бит «Копченый»ның энекәше», – дип үзеңне яклауларын тойганың булмадымы?
– Юк, әлбәттә. Гәрчә алай фикер йөртүчеләр булды, бар һәм булачак. Үземә исә шәхсән берәүнең дә килеп әйткәне булмады, артымнан гына сөйлиләрдер бәлкем. Мин исә гадел һәм чиста көрәш яклы. Кеше лаек икән – ул җиңәргә тиеш, юк икән – матур итеп отыла да белергә кирәк.
– Матур дигәннән, уңай хис-тойгылар белән истә калган ярышларыңны да хәтердә яңартып алыйк әле.
– 2015 елның Чаллы Сабан туенда булды ул истәлекле мизгелләр. Анда мин тәүге тапкыр шәһәребезнең абсолют батыры исеменә лаек булдым. Шул рәвешле балачактан ук күңелемдә йөрткән теләгемне тормышка ашырдым. Рәкыйп абый кебек, тир түгеп алган машинамда мәйдан буенча үттем. Ул хисләрне берни белән дә чагыштырырлык түгел. Бу татлы кичерешләр барлык авырлыкларны минут эчендә юа да төшерә. 2016 елда Муса Җәлил турнирындагы җиңүем дә, 2018 елда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатындагы уңышлы чыгышым да бүгенгәчә күңел сандыгында саклана. Әйтергә кирәк, 2023 ел да минем өчен бик уңышлы башланды. Январь аенда мин «Манзара» премиясенең төп билбавын яуладым, абсолют батыр булып калдым. Финалда мин шәһәребезнең тагын бер мәртәбәле көрәшчесе – 130 килограммда чыгыш ясаучы Рәнис Гыйләҗетдинов белән бил алыштым. Үзем исә бүгенге көндә 100 килограммда көрәшәм.
– Эльдар, әле генә син Рәнисне телгә алып киттең. Шәһәребезне данлаучы башка көрәшчеләрне дә атап үт әле.
– Шөкер, андыйлар бездә шактый. Чаллы Сабан туе геройларының берсе Азат Габдрәшитовны гына алыйк. Күпләр өчен зур ачыш булды ул быел. Аннары инде Илнар Галимов, Ленар Садыйков, Ильяс Газизуллиннарның да көрәш йолдызлыгында үз урыннары бар. Гомумән, безнең барлык батырларыбызны да хөрмәт итәләр, алардан өркеп торалар. Шуңа да кайбер җирлекләрдә хәтта Сабан туйларына да кертмиләр (көлә). Мисал өчен, узган ел Зәй районында шундый хәлгә юлыктым. Көндәшләремне җиңсәм дә абсолют батыр исеме өчен көрәшкә үткәрмәделәр, курыктылар (елмая). Кыскасы, командабыз бик көчле безнең. Монда, билгеле, Чаллы көрәш федерациясенең дә өлеше зур. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов Чаллыда татарча көрәшне генә түгел, грек-рим, билбаулы көрәш ярышларын үстерүгә дә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Айдар Нәҗмиев, Артур Фролов, Рамил Хисмәтуллин, Рәкыйп Фәйзуллиннар да безгә ныклы терәк булып, барлык проблемаларны да хәл итеп торалар. Менә шулай бер йодрыктай милли көрәш өчен янып яшәгәнгә нәтиҗәләребез дә куанырлык безнең.
– Җиңүләрне дә шулай бергәләп бәйрәм итәсезме?
– Гадәттә инде мин, батыр калсам, ярышлардан соң табын корам. Анда бер-беребезне котлашабыз, көрәш мизгелләрен анализлыйбыз. Бу юлы да шулай Чаллы Сабан туеннан соң мәйдан артында җыелыштык, уй-фикерләр белән уртаклаштык. Әйтергә кирәк, финалны мин башкачарак булыр дип уйлаган идем. Туры ярып әйтсәм, Рәнис белән көрәшергә әзерләнгән идем. Тик, күргәнегезчә, 85 килограммлы үлчәү категориясендә көрәшүче Азат бу юлы көчлерәк булып чыкты. Рәниснең хәле китте, нәрсә булганын аңламый да калдык. Әйе, көрәш келәмендә бар нәрсәгә дә әзер булырга кирәк шул. Иң мөһиме – әлеге уңышсызлыкларны үткәреп җибәрә белү мөһим. Алда әле безне күпме яңа келәмнәр көтә! Җиңү генә түгел, җиңелүләр дә безне көчле итә – шуны онытмаска кирәк!
– Эльдар, әңгәмәбездән чыгып карасак, син гел көрәшеп кенә йөрисең кебек тоела. Гәрчә, үзең әле башка шөгыль белән дә мәшгуль.
– Шулай. Күпләр мине турнирдан турнирга, ярыштан ярышка бүләкләр отып кына йөри дип уйлый. Чынлыкта исә минем дә даими эш урыным бар. Һәм ул бөтенләй дә спорт белән бәйле түгел. Физкультура һәм спорт академиясеннән тыш, заманында мин әле Ижевскиның нефть һәм газ институтында укыдым. Ике югары белемле белгеч мин (елмая). Бүгенге көндә «Татнефть» компаниясендә тикшерүче-оператор булып хезмәт куям. Башкалар кебек үк иртән 7дә торып эшкә китәм һәм кичке алтыда гына кайтам. Бераз ял итеп алгач спорт мәктәбенә барам. Россиянең атказанган тренеры Илнур Хәйбуллин белән кичке 9ларга кадәр келәмдә шөгыльләнәм.
– Якыннарыңа, гаиләңә вакытың каламы соң? Ташла инде ул көрәшне дип теңкәңә тимиләрме?
– Аллаһка шөкер, хатыным Наилә мине гел үсендереп, көрәшкә рухландырып тора. Белеме буенча ул дипломлы психолог. Келәмгә чыгар алдыннан ул миңа төпле киңәшләре белән бик нык ярдәм итә. Үзенә күрә бер уртак традицияләребез дә бар әле безнең. Мисал өчен, Чаллы Сабан туе алдыннан без ел да аның белән улыбызны алып, кичен көрәш мәйданына килеп китәбез. Үзенә күрә бер рухи әзерлек үтәбез шулай.
– Эльдар, улыңны телгә алгач сорыйм инде: киләчәктә аның да көрәшче булуын теләр идеңме?
– Бер генә дә каршы түгелмен. Чөнки көрәш ул көчле холык тәрбияли, чыныктыра, тәртипкә өйрәтә. Билгеле, әле үзенә келәмгә чыгарга иртәрәк, ике яшь кенә тулып китте. Һәм, гомумән, сабый чактан ук көрәшкә тотынырга ярамый. Иң элек я бассейнга йөреп, я гимнатиска түгәрәгендә шөгыльләнеп тәнне ныгытырга кирәк. Бары шуннан соң гына, якынча 10-11 яшьләр тирәсендә бил алыша башларга була.
– Сабан туенда җиңеп алган текә «Москвич»ыңда утыртып йөрттеңме соң әле үзен?
– Әйе, бергәләп Сабан туе мәйданын әйләндек. Машинадан төшәсе дә килмәде үзенең. Минем өчен дә бик затлы һәм истәлекле хөрмәт билгесе булды ул. Чөнки республикабызда гына түгел, илебездә дә бүтән бер батырга да мондый бүләк бирмәделәр. Шәһәребез җитәкчелегенә безне шулай зурлаганы өчен чиксез рәхмәт.
– Эльдар, мәгълүм булганча, бу инде синең Чаллы мәйданында җиңеп алган бишенче машинаң. Сер булмаса, моңа кадәргеләрен нишләттең?
– Аларын мин ышанычлы кулларга тапшырып, матди яктан гаиләбезнең хәлен яхшырттым: фатир өчен алынган кредитымны капладым, җир участогы сатып алдым. «Москвич»ны, мөгаен, үземә калдырырмын. Бүген аны исәпкә куеп йөрим.
– Әңгәмәбез соңында планнарың белән дә уртаклашып ал әле. Сине быел тагын нинди ярышларда күреп куанырбыз икән?
– Аллаһ боерса, 14 июльдә мин Казахстанга юл тотачакмын. Анда быел билбаулы көрәш төре буенча (милли көрәштән аерыла) дөнья чемпионаты үтәчәк. Моңа кадәр әлеге ярышларда катнашып өч тапкыр өченче урында калган идем. Быел, ниһаять, бу закончылыкны бозып, беренче баскычка күтәреләсе иде.
– Максатыңа ирешергә язсын, уңышлар сиңа, Эльдар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев