Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшкә өйрәнеп үсәләр

Каникул вакытында эшкә урнашып, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертүче яшүсмерләр дә байтак булган. Җәйге чорда шәһәрнең студентлар һәм яшьләр мәшгульлеге үзәге аша 1174 бала эшкә урнаштырылган. Шәһәр хуҗалыкларында июнь аенда - 598, июльдә - 401, августта 175 кеше эшләгән.Укучыларның хезмәт хакы 2700 сумны тәшкил иткән. Эшкә урнаштырганда аеруча зур игътибар...

Каникул вакытында эшкә урнашып, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертүче яшүсмерләр дә байтак булган.

Җәйге чорда шәһәрнең студентлар һәм яшьләр мәшгульлеге үзәге аша 1174 бала эшкә урнаштырылган. Шәһәр хуҗалыкларында июнь аенда - 598, июльдә - 401, августта 175 кеше эшләгән.Укучыларның хезмәт хакы 2700 сумны тәшкил иткән. Эшкә урнаштырганда аеруча зур игътибар социаль якланмаган, күп балалы һәм авыр тормышта яшәүче гаилә балаларына, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясендә исәптә торучыларга бирелгән. Аз керемле гаиләләрдән - 659, күп балалы гаиләләрдән - 54, тулы булмаган гаиләләрдән 110 бала эш белән тәэмин ителгән.

Халык мәшгульлеге үзәге аша 2029 яшүсмер эш урыны тапкан. Шәһәрнең 15 предприятиесе 10 һәм аннан күбрәк укучыга эш урыннары биргән. Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгында - 269, "Чаллы икмәге"ндә - 73, "Сатурн" җәмгыятендә 60 кеше эшләгән. Нормасын тулы ай эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5-6, хәтта 7 мең сумнан артып киткән. Аеруча зур эш хаклары катыргы-кәгазь комбинаты, "РИАТ", двигательләр заводы, "ТАТПРОФ", "Пальмира", "КамгэсЗЯБ", "Челныводоканал" кебек предприятиеләрдә түләнгән.

Һөнәри уку йортларында укучы яшьләр дә җәйге ялларын файдалы үткәрделәр. Шәһәр, республика һәм Россия Федерациясе предприятиеләрендә студентларның 87 хезмәт отряды эшләде. Яшьләр Татарстан шәһәрләреннән алып, Көньяк Сахалинга кадәр барып хезмәт куйдылар. Алар төзелештә ярдәмче генә түгел, ташчылар, сылаучылар, буяучылар булып эшләделәр, балаларның ял лагерьларында педагоглар, әйдәманнар, поездларда проводник булдылар, сатучы, официант хезмәтләрен башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев