3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
2,7 млн тонна ашлык
Татарстанда 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 22,4 центнер тәшкил итә. 1204,8 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 78 процентын тәшкил итә.
-
Чит телдән имтихан
Россиядә 2020 елда чит телләр буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертеләчәк, дип белдерде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында.
-
2015 ел “Парк һәм скверлар елы”
2015 ел Татарстанда "Парк һәм скверлар елы" дип игълан ителергә мөмкин. Бу хакта Президент Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
-
Хакимгә – яңа вазифа
Васил Шәйхразиев шәһәр җәмәгатьчелеге координация советы рәисе итеп сайланды. Шәһәр хакиме үз кандидатурасын үзе тәкъдим итте. Аның өчен бердәм тавыш бирделәр. Халык власте органы буларак оештырылган җәмәгатьчелек советы гражданлык җәмәгатьчелек институтларын булдыру һәм үстерү максатын күздә тота.
-
Эшкә булган Фәния
"Барлык күркәм сыйфатлар да - тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең, үз тырышлыгың белән ирешү, кешегә сер бирмәү, һәр нәрсәне үзең булдыру - авырлыклар аша тәрбияләнә", - ди Почет Билгесе, Халыклар дуслыгы орденнары иясе, 80нче яше белән баручы хезмәт ветераны Фәния апа Сөләйманова. Безнең буынны сугыш иртә олыгайтты. Берсеннән-берсе...
-
Чәчәкләр илендә кунакта
Чәчәкләр фестивален чаллылылар ел саен иң матур бәйрәмнәрнең берсе буларак, көтеп алалар. Хәер, быел бәйрәмне оештыручылар композицияләрнең бераз җиңелрәк, дөресрәге, классик формасын сайлаганнар. Элекке еллардагы кебек күзнең явын алырлык матур һәм гаҗәеп зур хезмәт куеп иҗат ителгән әкияти композицияләр урынына төрле илләрнең гөлләр бакчасына сәяхәтнамә тәкъдим ителде. Чәчәкләр дөньясына гашыйк...
-
Файдалы да, күңелле дә ял
Быел балаларның ялын оештыруга республика һәм шәһәр 100 млн сум акча биргән. Әлеге сумманың 95 млн сумы - республика, 5 миллионы шәһәр бюджетыннан. Ата-аналар түләве - 23 млн сум, предприятиеләрдән өстәмә финанслар 26 млн сум тәшкил иткән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов...
-
Укучылар ГТО нормативлары тапшырачак
РФ Президенты Владимир Путинның ГТО нормативлары тапшыруны кертү турындагы указын гамәлгә ашыруны мәктәпләрдән башладылар. Пилот режимында ГТО нормативларын тапшыру юнәлешендә эшләячәк 12 төбәк арасында Татарстан мәктәпләре дә бар. Быелгы уку елыннан мәктәпләрдә бу юнәлештә максатчан эш оештырылачак. Нормативлар тапшыру буенча тест ярышлары 2015 елның апреленә тәгаенләнгән. Нәтиҗәләр исә югары уку...
-
Эшкә өйрәнеп үсәләр
Каникул вакытында эшкә урнашып, гаилә бюджетына үз өлешләрен кертүче яшүсмерләр дә байтак булган. Җәйге чорда шәһәрнең студентлар һәм яшьләр мәшгульлеге үзәге аша 1174 бала эшкә урнаштырылган. Шәһәр хуҗалыкларында июнь аенда - 598, июльдә - 401, августта 175 кеше эшләгән.Укучыларның хезмәт хакы 2700 сумны тәшкил иткән. Эшкә урнаштырганда аеруча зур игътибар...
-
Республика мәгарифе: бүген, иртәгә
Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Күп кенә ата-аналарны, шул исәптән, педагогларның үзләрен дә әлеге сораулар кызыксындыра. Моны истә тотып, без газетабызда ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель...
-
Талпаннар кабат активлаша төште
Республикада үткән атнада 132 кешегә талпан кадалган. Аларның 22се балалар. Сезон башыннан алганда, талпан кадалуның 3722 очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе. Әлеге сан, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 48 процентка артыграк. Быел балаларга 920, узган ел исә 657 талпан кадалган булган. Кешеләрдән алып тикшерелгән талпаннарның 45ендә энцефалит...
-
Ярышларга әзерләнегез!
Сентябрь спорт чараларына бай булачак. Ай дәвамында Чаллыда 25тән артык спорт ярышы үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура идарәсе җитәкчесе Наталья Безрукова хәбәр итте. 3 сентябрь көнне 18 сәгатьтә шәһәрнең Боз сараенда "Чаллы" хоккей командасы Төмән шәһәренең "Тюменский Легион" командасы белән очраша. 6 сентябрьдә Чаллыда...
-
Кыйммәт булса, шалтырат
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада азык-төлеккә бәяләр күтәрелү һәм кибет киштәләрендәге продуктлар ассортименты мәсьәләләренә кагылышлы махсус "кайнар элемтә" эшли башлады. Бу уңайдан соравы булган һәркем (843) 210-05-75, (843) 210-05-76 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала. "Кайнар элемтә" дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать алтыга кадәр, җомга көнне иртәнге...
-
Җитди сөйләшү
Беренче уку көнендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев укучыларның шәһәр советы депутатлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов катнашты. Сүз мәктәп үзидарәсе эшчәнлеге, алга таба бергәләп эшләү мөмкинлекләре турында барды. Башка шәһәрләрнең...
-
«Экстремизмга – юк!»
1-30 сентябрь көннәрендә республикабызда, шул исәптән, Чаллыда «Экстремизмга - юк!» дигән айлык уза. Бу чара Татарстанда традицион рәвештә оештырыла. Аның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм динара багланышларны ныгыту, үзара килешеп яшәүне алга сөрү. Айлык планында төрле чаралар, очрашулар, мөселман киносы фестивале программасына кертелгән проектларда катнашу күздә тотыла. Шулай ук,...