Футбол кырымы, парковкамы?
Редакциябезгә шәһәребезнең 47/14 йортында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Аларны үз ишегалларындагы футбол кыры урынына асфальт җәюләре борчый. Ул “Безнең ишегалды” республика программасына кертелде. Аның кысаларында биредә футбол кыры төзелергә тиеш иде. Ә быел анда асфальт түши башладылар. Планнар үзгәргәнмени? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен анда барырга булдык.
Шушы йортта яшәүче Дарья Любимова әйтүенчә, көз көне “Безнең ишегалды” проекты буенча узган җыелышта анда яңа футбол кыры барлыкка килергә тиеш, диде.
– Безнең балалар мәйданчыгындагы уен элементлары 9 яшькә кадәр булган балалар өчен генә, – ди ул. – Аннан олыраклар күп еллар инде иске футбол кырында уйныйлар, безнең үз командабыз да бар. Проект буенча аны яңартып, махсус өслек җәелергә, койма белән уратып алынырга тиеш иде.
Быел исә йорт милекчеләре махсус техника футбол кыры урынына асфальт җәюләрен күргәч, аптырап калганнар. Соңыннан белгәннәр – биредә парковка булачак икән.
“Кайчан проектны үзгәртеп өлгергәннәр? Нигә без моны белми калдык?” диләр шәһәрдәшләребез.
– Минем балачагым бу ишегалдында футбол уйнап үтте. Спортның әһәмиятен исәпкә алып, “Безнең ишегалды” программасында футбол кыры өчен тавыш бирдек. Проектның шарты да шундый бит – яшәүчеләр тавыш бирергә тиеш, – ди 47/14 йортында яшәүче Александр Логинов. – Хәзер безнең балаларны бу уеннан мәхрүм иттеләр. Элеккеге проектны кире кайтаруны телим. Машина куярга урын җитәрлек монда, булган юлны киңәйтеп ясарга була.
– Машинам булса да, парковкага каршы. Безнең Усманов урамындагы юлны киңәйттеләр, анда урын җитәрлек, – ди Дарья Любимова. – Малайларның бульварда футбол уйнаганнарын күреп йөрәк әрни. Аларның футбол капкалары булып андагы эскәмияләр тора.
Парковканың бу урында урнашуының башка кимчелекләре дә бар. Йорт хуҗалары сүзләренчә, яз көне кар суы туп-туры балалар мәйданчыгына агачак, аның өстенә һава да пычрана.
Биредә яшәүчеләр “Безнең ишегалды” республика программасының кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Аннан соң алар белән Автозавод районы башлыгы В. Харисов очрашты. Бүгенге көндә йорт хуҗалары арасында сораштыру уздыралар. Ә төзелеш урынында әлеге эшләр туктатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев