Гөл кадерен былбыл белер
Балаларны җәлеп итү өчен безгә ясалма фәһем дә булыша.
Бердәнбер!
«Көмеш кыңгырау»ның тарихын беләсезме, дуслар? «Шәһри Чаллы» газетасының сеңлесе бит ул. 1994 елда аның балалар өчен кушымтасы буларак чыга башлый. 1996 елның 3 январеннан исә мөстәкыйль басма булып дөнья күрә. 30 елга якын туган телебез һәм гыйлем-тәрбия сагында тора! «Без сине укып үстек. Хәзер балаларыбыз рәхәтләнеп укый», – дип яза безгә әти-әниләр.
Бүгенге көндә «Көмеш кыңгырау» – республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен бердәнбер татарча газета! «Бәллүр каләм», «Многоликая Россия», «Бумеранг», «Кеше һәм табигать», «Доверие и безопасность», «Татар рухы һәм каләм» кебек бәйгеләрдә күп мәртәбә җиңү яулаган басма ул!
«Син элеккегә караганда да матуррак, баерак булып чыгасың, «Көмеш кыңгырау»! Бизәлешең дә, эчтәлегең дә бик заманча! Төсле, матур, үтемле!» – дип, газетабызның беренче баш мөхәррире Нәсимә апа Садыйкова да безне канатландыра.
2010-2018 елларда газета белән күренекле әдип Факил абый Сафин мөхәррирлек итә. «Көмеш кыңгырау» исеме дә нәкъ менә аның тәкъдиме булган! «Кыңгырау чыңлап, уйнап тора, ә көмеш – сафлык, сәламәтлек билгесе. «Көмеш кыңгырау»ны укып үскән бала беркайчан да тәртипсез була алмый», – ди остазыбыз.
Хатлар, хатлар...
Һәрбер иртәм почта «тартмасы»н барлаудан башлана. Бүген Казан, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Яр Чаллыдан – республикабызның төрле төбәкләреннән хатлар килгән! Географиябез киң! Аена уртача 300-400 хат килә безгә. Укытучы, тәрбияче, китапханәче, язучы-шагыйрь, әти-әниләрдән хат-хәбәр өзелми. Димәк, без кирәк! Иң куандырганы – балалар җибәргән иҗат җимешләре, әлбәттә!
Иҗат мәйданы
Үз йөзебезне һәм укучыбызны булдырган басма без. Сәләтле, булдыклы балалар турында язудан тыш, яшь каләм ияләренә киң иҗат мәйданы бирәбез. Үзәктә – балалар, аларның әйтер сүзләре. Кызыклы сәхифәләр, күңелле бәйгеләр – теләгәнен сайлап ал. Газетаның һәр санында балаларның шигырь, хикәя, әкият, мәкаләләре басыла. Яшь каләм ияләрен барлау һәм зурлау максатыннан, 2019 елда Татарстан Язучылар берлеге белән Шәүкәт Галиев исемендәге премия игълан ителде. Ул ел нәтиҗәләре буенча даими авторларга: дүрт бала белән бер профессиональ язучыга тапшырыла. Бездә чыныгу алган бик күп яшь иҗатчылар тел белгече, татар журналисты һөнәрен сайлый. Әйтик, Линар Закиров, Әнвәр Мөхетдинов, Рәйсә Абдуллина – нәкъ менә «Көмеш кыңгырау»да каләм чарлаган яшь журналистлар.
Ватсапта «Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре» дигән төркемебез бар. Анда Татарстанның төрле төбәкләреннән 120ләп яшь иҗатчы катнаша. 15ләп яшь хәбәрче белән турыдан-туры эшлибез. Әмма, кызганыч, соңгы елларда «Көмеш кыңгырау» белән даими элемтәдә торучы иҗади түгәрәкләр, аерым яшь хәбәрчеләр сирәгәя бара. Балалар матбугаты, ничек кенә булмасын, татар теле укытучыларына һәм әти-әниләргә таяна. Иҗади омтылышлы балаларны үстерү мәктәп, гаилә һәм матбугат белән берлектә алып барылса иде.
Заман белән бергә!
Кемнәрдер кәгазь газетаны сагынып көтеп ала, кемнәрдер социаль челтәрләрдәге электрон вариантны кулайрак күрә. Күп кенә яшүсмерләр газетабыз белән нәкъ менә социаль челтәрләр аша таныша. Шуңа күрә безнең иҗат мәйданчыклары бик мавыктыргыч һәм файдалы булырга тиеш. Балаларны җәлеп итү өчен безгә ясалма фәһем дә булыша. Заман белән бергә атлыйбыз. Бергәләшеп зәвыклы дизайн, матур рәсемнәр, кызыклы видеороликлар, үзенчәлекле постлар иҗат итәргә өйрәнәбез.
Телисеңме-теләмисеңме, интернет-ресурслар әкрен генә басма матбугатны кысрыклый бара. Әмма максатыбыз бер үк – туган телле, милли җанлы, иҗади, мәрхәмәтле, тырыш һәм кыю балалар тәрбияләү.
Рәхмәт Сезгә!
Сер түгел, кайчандыр гөрләп торган редакциябездә бүген нибары өч бөртек журналист эшли. Рәссам да, фотограф та, бүлек мөхәррире дә, оештыручы да үзебез! Иҗатчыларыбызга да гонорар түләү каралмаган. Шуңа карамастан, безнең якын дусларыбыз – төрле районнардан даими яшь хәбәрчеләребез, укытучылар, әти-әниләр редакция үтенече буенча да фото, видео, рәсем һәм язма материаллар әзерли. Газетабызның Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы Шахмай мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы) һәм Айзат Гайнетдинов (Яр Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы) – безнең күпьеллык махсус хәбәрчеләребез. Рәхмәт яусын, дуслар!
Нәни генә «Көмеш кыңгырау»ның чыңы тынмасын! Аның киләчәге – сезнең кулларда! Гөл кадерен былбыл белер, диләрме әле? Бергә булыйк! Яңа дусларыбыз артканнан арта барсын, искеләре югалмасын иде.
Лариса Яруллина, баш редактор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев