ЯЗЫЛУ тег белән яңалыклар
-
«Язылу бүләк ит!» акциясе дәвам итә
Милли җанлы шәһәрдәшебез, китапханәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллинаны Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Ул үзәк китапханәдә төрле эчтәлекле кичәләр, язучылар һәм иҗат әһелләре белән очрашулар үткәрә, библиографик белешмәләр, вафат булган язучыларның китапларын чыгара. Газета-журналларга мәкаләләр яза. Алай гына да түгел, үз акчасына лаеклы ялдагы кешеләргә татар газета-журналларын яздырып, бүләк итә.
-
Ташламалы бәядән язылып калыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 4-14 октябрь көннәрендә республикабызда “Абунә ункөнлеге” үтә. Аның кысаларында сез яраткан газета-журналларыгызга, шул исәптән “Шәһри Чаллыга” ташламалы бәядән язылып кала аласыз. Мисал өчен, гадәти көннәрдә газетабызга абунә бәясе - 869 сум 94 тиен булса, ункөнлек кысаларында ул 803 сум 28 тиенне тәшкил итәчәк. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз. Безнең белән бергә булсагыз ял вакытларыгыз күңелле үтәр. Абунәчеләребез дә шул фикердә.
-
Ләйсән Ханова: "Шәһри Чаллы"га язылыйк!"
- “Шәһри Чаллы” – минем өчен кадерле басмаларның берсе ул. Сәбәпләре дә бар, - дип сөйли Ләйсән Ханова.