Гөлназ Асаеваны читләштергәннәр
Бу хакта үзе хәбәр итте.
Башкортостанның атказанган артисты Гөлназ Асаева агымдагы елның февраль аеның буранлы көнендә гастрольләргә барганда, каршы як полосага чыгып юл-транспорт һәлакәте ясаган иде. Рульдә җырчы үзе булган.
Ул үзе дә, икенче машинадагы кешеләр дә хастаханәләрдә ятып чыктылыр.
Шушы көннәрдә җырчы үзенең машинасын барып караган.
«Машинада калган әйберләрне алып кайттык. Бу машинаны алган вакытта, нәрсә белән бетәчәген белгән булсам икән... Бәләбәйгә барып кайттык, зыян күрүчеләр белән күзгә-күз карашып очраштык. Әлегә тикшерү эшләре бара. Мин руль артында йөрүдән читләштерелдем», – дип язды җырчы.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев