Халык инспекторлары «ауга чыкты»
Быел тугыз айда Чаллыда 362 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшереп җибәргән кешегә хәзер акча түлиләр. Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да, «Халык инспекторы» («Народный инспектор») мобиль кушымтасы эшли башлады. Акчалата премия административ кодекста каралган штраф суммасының чирегенә тигез. Билгеле, бу яңалык гражданнарны бүләкләү өчен генә түгел, ә иң элек юлларда тәртип булсын өчен кертелде, ди инспекторлар.
«Быел тугыз айда Чаллыда 362 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 8 кеше үлде һәм 432се төрле тән җәрәхәтләре алды. Безнең бурыч – бу күңелсез саннарны киметү. «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы бу юнәлештә һичшиксез ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип белдерде безгә Чаллы буенча ЮХИДИнең пропаганда бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин.
Бүгенге көндә ТР дәүләт автоинспекциясенә 21 категория буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итәргә мөмкин. Әмма аларның, аеруча еш кабатланып торучы җидесе турында гына мәгълүмат өчен түлиләр. Ягъни:
– әйләнә-тирә мохитне пычратуны чагылдарган видео өчен – 1150 сум (автомобильдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызу);
– куркынычсызлык каешын такмаган йөртүче яки мотошлемсыз мотоциклчы видеосы өчен – 300 сум;
– светофорның тыючы утына яки көйләүченең тыючы ишарәсенә баруны видеога төшергән өчен – 300 сум;
– светофорның тыю уты булганда стоп-линия алдында туктау таләпләрен бозган видео өчен – 230 сум;
– каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлына чыгу видеосы өчен – 1440 сум;
– җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү видеосы өчен – 435 сум;
– машина йөртүченең хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшеп барган видеосы өчен – 435 сум.
Шунысы да мөһим, видеоның дәвамлылыгы 30 секунд булырга һәм ул турыдан-туры хокук бозу вакытында төшерелергә тиеш. Түләүләр килсен өчен кушымтаны көйләгәндә телефон номерын кертергә һәм акча күчәсе банк картасын да күрсәтергә кирәк. Шунда ук заявканың статусын да күзәтеп торыга мөмкин.
Алынган материаллар дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә алга таба карау һәм хокук бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә. Уңай карар кабул ителгәндә түләүләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу турындагы карар законлы көченә кергәннән соң 40 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла. «Народный инспектор» кушымтасын смартфоннардагы RuStore, App Store һәм Play Market аша урнаштырырга мөмкин.
Шәһәрдәшләребез «халык инспекторы» булырга әзер микән соң әле? Әлеге яңалыкны ничек кабул иттеләр икән? Бу уңайдан фикерләрен тыңлап алырга булдык.
«Бик тә кирәкле кушымта бу. Аны һичшиксез телефоныма куячакмын. Машина йөртүчеләр артык кыюланып китте алайса. Үзләренә ничек кулай, шулай йөриләр, автомобильләрен тиешсез урында калдыралар. Мисал өчен, безнең 48/16 йортында шундый бер «акыллы» йөртүче яши. Җәен дә, кышын да ул җәяүлеләргә комачаулап, машинасын тротуарга куя. Әйтеп тә, язу калдырып та карадык, һич кенә дә аңламый. Бәлкем кесә янычыгы саега башлагач ушына килер. Безнең дә түземлекнең чиге бар», – ди Роза Миронова.
27нче бистәдә яшәүче Илдар Мөдәрисов та үзгәрешләр яклы булуын белдерде.
«Узган ел безнең Яшь Ленинчылар бульварында бер әдәпсезе машинасын озак вакыт кына газон өстендә тотты. Шул рәвешле әйләнә-тирә мохиткә күпме зыян салды. Безнең сүзләрне колагына да элмәде, ул гына да түгел, автомобиленә «Миңа барыбер» дип язу да элеп куйды хәтта. Андыйлар белән сөйләшеп торуның мәгънәсе юк, тотарга да штраф чәпергә кирәк. Мин мондый мәгънәсезләрне бөтенләй бушка төшереп җибәрергә дә әзер», – ди шәһәрдәшебез.
Җәяүлеләрнең күпчелеге кушымтаны шулай уңай бәяләсә, машина йөртүчеләр әлегә сагаеп каравын белдерде.
«Тормышта төрле хәлләр була. Кайвакыт үзең дә сизмәстән кагыйдә бозып куярга мөмкинсең. Кемдер бу яңалыкны, махсус шартлар тудырып, кәсеп ысулы итеп тә файдалана ала. Хәерлегә булсын инде», – ди Айрат Фәтхиев.
«Мин төнге сменадан эштән кайтам. Бу вакытта, беләсез, ишегалларында урын юк. Чарасызлыктан машинаны тротуарга да, газонга да куйган чаклар була. Өйгә алып кереп китеп булмый бит инде. Безне дә аңларга кирәк. Һичьюгы аерым бер вакытта гына төшерергә рөхсәт итсеннәр алайса», – ди Зөлфәт Сәлимов.
ТР цифрлы үсеш министры белгечләре сүзләренә караганда, бүгенге көнгә инде мобиль кушымта аша 4 меңнән артык гариза юлланган. Аларның берничәсе расланып, уяу гражданнарга тиешле күләмдә акча да җибәрелгән. Көннәрнең берендә сезгә дә «бәхет хаты» килеп ирешсә аптырап калмагыз. Халык инспекторалары «ауга чыкты», юлларда тәртипле йөрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев