Хастаханәләрне тикшерәләр
Татарстан хастаханәләрендә көтелмәгән тикшерүләр бара. Планга кертелмәгән әлеге чараны республиканың Росздравнадзор бүлеге үткәрә. Региональ ведомство башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова сүзләренә караганда, 2004 елда Росздравнадзор оешкан вакытта, нибары 20 % тикшерүләр генә планга кертелмәгән булган.
"Ул вакытта без андый тикшерүләр саны кимегәннән-кимер дип көткән идек, ләкин безнең өметләр акланмады. Тикшерүләрнең 80% ы гражданнар шикаять белдергәнгә күрә үткәрелә", - диде җитәкче. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Татарстанда cоңгы алты айда гына да медицина үзәкләренә карата 1500 кешедән канәгатьсезлек хатлары килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев