Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны кайсы илдә ничек каршылыйлар?

Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, традицияләре бар. Яңа елны да һәр ил үзенчә каршылый. Шунысы бар: бәйрәмнең ничек, кайда, кем белән үтүе алай ук мөһим түгел, бары ел бәхет-шатлыкларга бай булсын! Россиядә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен. Ә менә башка илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр икән?

Великобританиядә Иске елны озату һәм Яңа елны каршы алу йолалары бар. Яңа ел алдыннан төнлә бу ил халкы өйләренең арткы ишекләрен ачып куя. Бу иске ел чыгып китсен өчен эшләнә. Сәгать төнге уникене суккач, өйнең алгы ишеге ачыла. Шулай итеп Яңа елны каршы алалар.

Шотландиядә Иске елны «яндыру» йоласы башкарыла. Кайнар сумала тутырылган мичкәне урам буйлап тәгәрәтеп җибәрәләр. Бу урамны иске елдан «чистарту» һәм «арындыру» өчен эшләнә.

Ирландиядә яшәүчеләр Яңа ел алды чорында аеруча да кунакчыл була. Һәрбер гаилә үз өенең ишеген ачып куя. Шулай итеп, теләгән һәркем кереп, кунак булып чыга ала. Кунакны түргә утыртып, шәраб белән сыйлыйлар.

Болгариядә Яңа елга аяк басарга өч минут калгач өйләрдәге ут сүндерелә. Бу өч минутны үбешүләргә багышлыйлар.
Италиядә иске елның соңгы минутларында ватык савыт-сабаларны, киемнәр һәм хәтта яраксыз җиһазларны ташлау кабул ителгән. Алар иске әйберләрне ташласаң, яңаны алырсың дип ышаналар. Ә балалар исә Бефана исемле тылсымчыны көтәләр. Ул төнлә себеркегә утырып очып килә һәм, морҗа аша өйгә кереп, камин янына тезелгән балалар ботинкаларына бүләкләр салып китә, ди.

Бразилиядә Яңа ел һава торышына бәйле рәвештә үтә. Анда яшәүчеләр комлы пляжга меңләгән шәм тезә. Хатын-кызлар диңгезгә чәчәк таҗы, яфраклар сибә.

Кубада яшәүчеләр Яңа елны бер бокал чиста су белән каршы ала. Ләкин алар аны эчмиләр, ә төнлә тәрәзәдән урамга түгәләр. Болай эшләү шатлык китерәчәк дип ышана алар.

Эквадорда Яңа ел алдыннан иске ел карачкысын яндыру йоласы башкарыла. Карачкы иске киемнәр һәм саламнан ясала. Салам арасында узган елның начар вакыйгалары язылган кәгазь дә кыстырыла.

Кытайда исә Яңа ел – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Кытай халкы бәйрәмне календарьга бәйле рәвештә январьда яисә февральдә үткәрә. Гаилә бәйрәме булганга, теләсә кайда күңел ачу килешми. Гаиләң белән урамда йөрү матур традицияләрнең берсе. Урамда меңләгән фонарьләр эленә.

Индиядә Яңа ел 8 тапкыр үткәрелә. Бу ил үз җирлегендә берничә мәдәни-дини йоланы берләштерә. Шуңа күрә, төбәкләрнең гореф-гадәтләре буенча, Яңа елны теләсә кайчан үткәрәләр. Шулай да Индиядә Яңа елны язын үткәрү традиция санала. Гуди Падва дип аталган шундый көннәрнең берсендә һиндстанлылар ним-ним агачының яфракларын ашыйлар. Ул яфраклар бик ачы һәм тәмсез була. Ләкин һиндлар бу яфракларның аларны кайгы-хәсрәтләрдән һәм төрле авырулардан саклап калуына ышаналар.

Венгриядә Яңа елның беренче минутларында уенчык сыбызгылар белән сызгыра башлыйлар. Шулай итеп Венгрия халкы явыз рухларны өйләреннән куа, ә шатлык китерүче ияләрне чакыра икән.

Германиядә сәгать суга башлауга төрле яшьтәге кешеләр урындык-кәнәфиләргә һәм хәтта өстәлләргә менеп басалар икән. Ә сәгать соңгы – 12нче тапкыр суккач, көлә-көлә идәнгә – Яңа елга сикереп төшәләр.

Испаниядә Яңа елда виноград ашыйлар икән. Ашалган виноград җимешләре төгәл 12 булырга тиеш. Шулай итсәң, елның 12 ае да бәхетле булачак, имеш.

Япониядә Яңа елны яңа киемдә каршылау традициясе яши. Японнар яңа кием уңыш һәм сәламәтлек алып килә дип саныйлар. Ә балалар Яңа ел төнендә хыялларын рәсемгә төшерәләр һәм мендәр астына куеп йоклыйлар. Болай итсәң, хыял, һичшиксез, чынга ашачак дип уйлый алар.

Гөлия Ибатуллина әзерләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев