31 декабрь 2022 яңалыклары
-
Чаллыда бәйрәм салюты булмаячак
Шәһәр халкы тавыш бирүдә катнашты.
-
Яңа елны кайсы илдә ничек каршылыйлар?
Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, традицияләре бар. Яңа елны да һәр ил үзенчә каршылый. Шунысы бар: бәйрәмнең ничек, кайда, кем белән үтүе алай ук мөһим түгел, бары ел бәхет-шатлыкларга бай булсын! Россиядә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен. Ә менә башка илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр икән?
-
Чаллыда Яңа елдан автобуста йөрү бәясе арта
Бу хакта ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты карар кабул итте.
-
Яңа елга ничек әзерләнергә?
Һәр хуҗабикә, Яңа елны каршы алганда, мул итеп табын әзерли. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен бәйрәмне ничек билгеләп үтәргә? Табиблар мондый киңәшләр бирә.
-
Хуш киләсең, Кара Су Куяны елы! - еллык йолдызнамә
Куян (яки мәче) – йомшак, назлы һәм бик нәзберек җан иясе. Ул кемгәдер зыян китерергә сәләтле түгел. Куян елыннан нәрсә көтәргә соң? Әлбәттә, игелек, романтика, аралашу, гаилә бәхете. Быел гаилә конфликтларына кермәскә тырышыгыз, киресенчә, кадерле кешеләр белән аралашуны беренче планга куегыз. Быел нәкъ менә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Куян – ул гаилә символы. Күбрәк гаиләгез белән булыгыз.
-
Кара Су Куяныннан нәрсә өмет итәргә?
Инде барыбызда да Яңа ел кәефе! Көтәбез, яхшыга өметләнәбез, могҗизаларга ышанабыз, имин, бәрәкәтле ел килсен дибез. Сөйкемле, йомшак тунлы куян һәр йортка сөенечләр генә китерсен дип телибез. Кара Су Куяны ниләр вәгъдә итә?
-
Синоптиклар гыйнвар аена һава торышын фаразлады
Явым-төшем дә климат нормасындагыча фаразлана.