Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яраларың белән яратырмын (повесть)

– Әтисе, бир миңа ял, бер атна...

– Бер атна буена нишләрмен соң синсез? Мин моны күз алдыма да китерә алмыйм. Ничек кайтасың соң минсез?
– Егерме ел элек килгән юл белән: башта автобус, аннан поезд белән, аннан тагын автобус белән. Ике көн тегеләй, ике көн болай – менә ялга өч көн кала. Туйдым буяу исе иснәп. Туган якка кайтып, тауларында йөрисем, күкрәк тутырып Урал һавасын сулыйсым килә.
– Йә ярый, тик озак торма. Кайчан китәсең, автостанциягә илтеп куярмын, – диде Самат. Шулай да кәефе кырылган кебек тоелды.
Асия ике көн өй эшләре белән булды: юасын юып, үтүклисен үтүкләп куйды. Үзе кабат-кабат көзге каршысына килеп, бик озак кына басып торды. Егерме ел үткән – ак чәчләр, битендә вак сызыклар да күренгәли. Ире эштән кайтугарак буянып, киенеп куярга кирәк, дип, янә көзге алдына килеп утырды. Самат бизәнмичә йөргәнне яратмый: «Мин алганда нинди булгансың, хәзер дә шундый бул», – ди. Ул үзе дә буянырга-төзәнергә ярата.
Бу ике көн өйдә ял иткәч, йөзендә талчыкканы да бетеп киткәндәй. Өйдә аерым очракларда гына кия торган күлмәген киеп, матур алъяпкычын бәйләп, чәчләрен матур итеп ясап, бик килешле генә итеп баш яулыгын бәйләп куйды. Көзге каршысында тагын бер боргаланды да, үз-үзеннән канәгать калып, аш бүлмәсенә чыкты.
Бүген бишбармак әзерләячәк – аларның гаиләсенең яраткан ашы. Симез сарык ите белән сыер итен кушып пешерергә салды. «Ит пешә торганчы камыр басып куям...» – дип уйлады. «Ах, онытканмын!» – дип, «Күңел радиосын» кабызып җибәрде. Өйгә татарча җыр-моң таралды. Ә анда «Сары чәчәкләр»не җырлыйлар:
«Идел буе сары чәчкә,
Өзәсең дә аласың.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Үзең ялгыз каласың...»
Юк, Асия бүген инде ул җырны җырламый, күптәннән җырламый. Җырламый да, еламый да! Асия дәртләнеп, очып кына диярлек йөрде. Бүгенге тормышыннан бик канәгать иде ул. Күңеле эчтән: «Бар да яхшы, бар да яхшы», – дип җилпенде. Бар җирдә тәртип, хәзер шуңа тәмле исләр кушылачак. Егерме ел элек мондый тормыш турында хыяллана да алмады, ә менә хәзер – аннан бәхетле хатын юк.
Асия бүлмәдән бүлмәгә күчкәндә, коридордагы көзгегә күз ташлап алырга да онытмады. Аның үзенә генә хас, иренә бүләк итә торган карашы бар. Хәзер кайтып керсә, ул аңа шул карашны бүләк итеп, башын әйләндерәчәк. Кем әйтте кырыкта кеше карт дип? Кырыкта әле тормыш тәмен татый гына башлыйсың икән бит!
Ишектә ачкыч тавышы ишетеп, тиз генә чәйнеген кайнарлатырга куйды, юеш кулын ак тастымалына сөртә-сөртә ишеккә ашыкты. Самат ишектән керә күрүгә:
– Их-х, әллә нинди тәмле исләр килә, – дип, ишекне япты да каршысында торган хатынына карап басып тора бирде. Баштанаяк карап чыккач, сорый:
– Бу матурлык бүген миңамы, анасы?
Асия шук караш ташлап алды да бик серле итеп елмайды.
– Үтерәсең шул карашың белән, – дип, хатынын кочаклап алды. Анысы куллары белән иренең муенына уралып:
– Синең өчен, солтаным, бар да синең алдыңда, – дип колагына пышылдады.
Самат үзе дә сизмәстән куенына бөтереп алды:
– Ничек җибәрим шундый чибәр хатынның берүзен?
– Ә мин синең мине үлеп сагынуыңны телим... Ишетәсеңме, кемдер керә.
Чынлап та, ишектә Алия күренде, әтисе белән әнисенең кочаклашып торганнарын күреп:
– Ха, опять кочаклашып торасызмы? – диде дә үз бүлмәсенә үтеп китте. Алиягә унбиш тулып китте. Балалыктан чыгып, үсмерләр рәтенә кереп барган мәле, егәре ташып тора. Бар яклап әтисенә охшаган: бакыр башлы, әти кызы.
– Әни, ашыйбызмы, абыйны көтәбезме?
– Көтик инде бераз, хәзер, мин өстәл әзерләгәнче, абыең кайтып җитәр.
Аларның кичке ашлары – гаилә белән җыелышып ашау гына түгел, көн буена кем кайда ни эшләгән – шулар хакында гәпләшү урыны да. Балалар моны «кичке штаб» дип тә йөртәләр әле. Самат тәрәзәдән тышка башын тыгып, ачы итеп сызгырып җибәрде.
– Кайткан, тора шунда ләчтит сатып. Күп тә үтмәде, уллары кайтып керде.
– Кайткансың, нәрсә торасың, әниегезнең «бишбармагы» суына, – дип шелтәләп алды аны Самат.
– Ох, әни, бишбармак буласын белсәм, әллә кайчан кайтып утырган булыр идем.
Гаилә өстәл тирәли утырышып беткәч, әниләре поднос зурлыгы олы тәлинкәгә өеп тутырылган бишбармакны өстәл уртасына китереп куйды. Һәркемнең алдында касә белән кайнар шулпа, катып ашар өчен аерым савытта кипкән корот куелган. Асия үзе калагына тотынырга ашыкмады, ул һәрвакыт шулай, барысының тәмләп ашаганын күзәтергә ярата.
– Аша, улым, аша, армиягә китсәң, сагынырсың әниеңнең ашларын, – дип улына елмайды.
Самат та сүзгә кушылды:
– Әллә, улым, машинаңны биреп кенә алып калыйкмы соң?
– Юк, әти, алсалар, китәм, дөнья күреп йөреп кайтырмын, эш тә юк барыбер.
Безнекеләр әнә күпме кеше эшсез йөриләр.
– Улым, Чечняга эләкмәгәең, бөтен курыккан да шунда.

Зифа Кадыйрова 

 

Дәвамы бар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова иҗат