«Идел-йорт», «Җәлил укулары» һәм башкалар турында...
Татар милләте, теле, әдәбияты – мәдәнияты турында сөйләшүләрдән без, «көмеш кыңгырау»лар, берничек тә читтә кала алмыйбыз. Чөнки беренчел максатыбыз да шуның белән бәйле бит – балалар-яшүсмерләрне татар мохитенә җәлеп итү!
Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә оештырылган түгәрәк өстәл исә язучылар-журналистларны гына түгел, бер төркем җәмәгать эшлеклеләрен дә җыйган иде. Һәм иң мөһиме – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән очрашу, кызыклы гына түгел, эшлекле дә сөйләшү иде бу.
Инде темаларга килсәк... Татарстанда «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы» эшләп килүен, без күбебез, мөгаен, белеп тә җиткермибездер. Бик күп проектларны эченә ала икән әлеге программа. Мисал өчен без катнашырга яраткан «Җәлил укулары» дөньякүләм проекты (быел инде дүртенче мәртәбә!) нәкъ менә шушы программа нигезендә оештырыла икән. Сүз уңаеннан шуны да искәртте Илгиз әфәнде – Чаллыда киләсе «Җәлил укулары»н нәкъ менә биредә – Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә оештырырга була бит! Бу символик мәгънәгә ия.
«Идел-йорт» дип исемләнгән һәвәскәр театрлар фестивале дә шушы программа кысасында оештырыла, күптән түгел узган Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе дә. Әлеге акциядә быел миллионнан артык кеше катнашырга тиеш булган. Искиткеч зур сан инде бу, чыннан да, ул кадәр җыелган булса.
«Печән базары», «Таткультфест», «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре... Татарча КВН, «Татар кызы» бәйгеләре... Һәм, ниһаять, Чаллының «Идел -Урал» инвалидлар җәмгыяте рәисе, язучы Рәкит Әбделмәнов инициативасы белән оештырылган тагын бер проект – татар шигърияте экспедициясе. Татарча шигырь дөньяның татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә яңгыраган бу юлы.
Һәм иң мөһиме! Чаллыда нәшер ителүче үзебезнең газета-журналлар турында да сөйләштек без ул көнне. Беренчедән, «Көмеш кыңгырау» Россия каталогына кертелде, димәк аңа башка төбәкләрдә (Башкортстанда, Чувашстанда...) дә язылып була. Икенчедән, заманча технологияләр безгә яшь хәбәрчеләребез белән турыдан-туры элемтә тотарга, аларны бергә тупларга форсат бирә. Ә бу, ни генә әйтсәң дә, татар телендә иҗат итүче малайлар-кызлар санын арттыру мөмкинлеге.
Ризидә Гасыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев