27 сентябрь 2021 яңалыклары
-
«Идел-йорт», «Җәлил укулары» һәм башкалар турында...
Татар милләте, теле, әдәбияты – мәдәнияты турында сөйләшүләрдән без, «көмеш кыңгырау»лар, берничек тә читтә кала алмыйбыз. Чөнки беренчел максатыбыз да шуның белән бәйле бит – балалар-яшүсмерләрне татар мохитенә җәлеп итү!
-
Рәсим Хафизов: «Кайда гына эшләсәң дә, яңалыкка омтылырга кирәк»
Тиздән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезон башлана. Шул уңайдан театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов белән очрашып, әңгәмә кордык.
-
Әйбәт гадәт башкаларны ияртә!
Тормыш китабым битләрендә күбесенчә транспортта булган, күргән, ишеткән вакыйлар урын ала. Көн дә эшкә барып кайтыр өчен сәгать ярым диярлек вакытны шәһәр транспортында уздырам. Шул вакыт ниләр генә күрмисең, ишетмисең.
-
Яр Чаллыда эшче яшьләр интеллектуаль уенда көч сынашты
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында Абруй Кубогына республика интеллектуаль уены узды. Уен параллель рәвештә ике форматта барды: Zoom онлайн платформасында һәм «Нур» яшьләр үзәгендә офлайн-платформада.
-
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде.
-
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,48%ны тәшкил итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 347 граждан теркәлгән. Ел башыннан бирле барлыгы 9 558 кеше эш эзләү өчен мөрәҗәгать иткән. Аппарат киңәшмәсендә әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова җиткерде.
-
Өлкән буын кешеләре хөрмәтенә Яр Чаллыда 50дән артык чара уздырыла
1 октябрьдән Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы старт ала. Чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
-
Наил Мәһдиев: «Яр Чаллы республикадагы иң яшел шәһәр булсын өчен барысын да эшләргә кирәк»
1 октябрьдән шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башлана, ләкин шәһәрдә билгеләнгән вакыттан алда территорияләрне тәртипкә китерүгә керешкәннәр.
-
Яр Чаллыда коронавирус белән хәл киеренке кала (+видео)
Яр Чаллыда коронавирус авыруы белән хәл киеренке кала. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте: «Вәзгыять киеренке, кимү тенденциясеннән башка, мөрәҗәгатьләр саны тотрыклы. Атна көннәрендә без мөрәҗәгатьләр санының артуын билгеләп үтәбез», - диде ул.
-
Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше тармагы вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты шәһәрнең Орган залында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, тармак хезмәткәрләрен котлады һәм иң яхшыларын бүләкләде.
-
Чаллылылар миләш, чыршы һәм карагачлар утырттылар
Шәһәрдәшләр бер көн эчендә 400 агач утырттылар. Чулман проспекты буенча 46 комплекс буйлап 160 карагач, ГЭС поселогы Әлмәт трактында – 100 чыршы, Чулман проспекты һәм М. Йосыпов урамы киселешендә 130 миләш утыртылды.
-
Машина төзүчеләр бәйрәм итте
Шәһәрдә республика Машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чара булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәрләр, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре: халыкка уңайлы булсын өчен өч районда ярминкә оештырылган
25 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч даими эшләүче мәйданчыкта - Габдулла Тукай яр буе мәйданчыгында (“Төзүче” стадионы каршындагы мәйданчыкта), Татарстан Республикасының 13 муниципаль районы катнашында “Южный” агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә: Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тукай, Ютазы муниципаль районнары катнашында узды.
-
Яр Чаллыда Хәтер көне узды
Комсомол районы территориясендәге ГЭС, Элеватор тавы бистәләрендә һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту чаралары узды.
-
Агачларны Чаллының бер проспекты буйлап утырттылар
Автозавод районында агач һәм куаклар утырту сентябрь башында башланды, ялларда Ипподром каршындагы Чулман проспекты буендагы 46 комплекста 53 карагай утыртылды.