Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике баласы белән югалган хатын табылган

«Алар югалмады», - ди Иринаның әтисе.

Бүген социаль челтәрләрдә ике баласы белән югалган Ирина Черная турында мәгълүмат таралды. Монда  язган идек. 

Инде аларның кайдалыгы турында хәбәр килде.  Ирина Чернаяның әтисе Владимир Михайловский Chelny-biz.ru ру сайтына балаларының кайдалыгын әйткән. Аның әйтүенчә, кызы ике баласы белән санаторийда ял итә.

– Алар бер кайда да югалмадылар. Бу дөрес мәгълүмат түгел. Алар санаторийда дәваланлар, ял итәләр, яңа уку елы алдыннан сәламәтлекләрен ныгыталар. Кияү иртүк алар белән очрашырга китте. Беренче көнне без аларның барып җитүе турында мәгълүмат ала алмадык. Кияүнең үҗәтлеге нәтиҗәсендә аз вакыт эчендә мәсьәләне хәл иттек, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, Ирина Черная Ноябрьск шәһәренннән Чаллыга әти-әнисе янына кайткан. 27 июньнән бирле аның һәм балалары турында мәгълүмат булмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ике баласы белән югалган