Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иминият полислары өчен үз кесәңнән түләттермәкчеләр

Россия Финанс министрлыгы эшсез калган кайбер кешеләргә мәҗбүри медицина иминият полислары өчен үз кесәләреннән түләргә тәкъдим итте. Әмма моның белән килешмәүчеләр шактый булып чыкты. Акча хисабы белән әвеш-тәвеш китерүче түрәләр 18 яше тулган, әмма даими эш урыны булмаган кешеләр медицина полисы өчен өлешчә булса да түләсен дигән фикердә. Бу елына...

Россия Финанс министрлыгы эшсез калган кайбер кешеләргә мәҗбүри медицина иминият полислары өчен үз кесәләреннән түләргә тәкъдим итте. Әмма моның белән килешмәүчеләр шактый булып чыкты.

Акча хисабы белән әвеш-тәвеш китерүче түрәләр 18 яше тулган, әмма даими эш урыны булмаган кешеләр медицина полисы өчен өлешчә булса да түләсен дигән фикердә. Бу елына 3 мең 400 сум дигәнне аңлата. Монда искәрмәләр дә бар. Мисал өчен, эшләми торган пенсионерлар, балалар һәм хезмәт биржасында рәсми теркәлгән эшсез калучылар түләүдән азат ителә.

Superjob.ru. тикшерү порталы мәгълүматларына караганда, 69 процент кеше ул акчаларны түрәләр үзләре түләсен дигән фикердә. Медицина иминият полисы түләүлегә әйләнә икән, алар полистан да баш тартырга ризалыгын белдергән. Үз кесәләреннән түләргә риза булмаучыларның күбесе яшьләр булуы ачыкланган. РФ Финанс министрлыгы идеясен хупламаучы яшьләр: "Студент һәрвакыт акчага кытлык кичерә, аңа елына бу кадәр сумманы түләү авыр", - дип аңлаткан.

Айлык хезмәт хакы 35 меңнән түбән булганнар да түрәләрнең фикерен хупламый. "Түләүсез медицина ярдәмен Россия Конституциясе гарантияли, ә барлык дәүләт медицина учреждениеләре бюджет акчасына яши. Бюджет халык акчасыннан туплана", - дигән фикердә. Күпләр эшсез калган, әмма бала тәрбияләүче аналардан медицина полисы өчен акча түләттерергә мәҗбүр итү - аларның хокукларын бозу, дип бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев