23 июль 2014 яңалыклары
-
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр! Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып, Гайдел-Фитыр - Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм! Ошбу җәйге озын көннәрдә салкынча һавалар биреп безнең уразаларыбызны җиңеләйткән Раббыбыз Аллаһка меңнәрчә мактау-шөкраналарыбыз булсын!...
-
Качаклар янында
Хәзерге вакытта Чаллыда 270тән артык Украина качагы исәпләнә. Рәсмиләр белдерүенчә, шәһәр 1700ләп качакны кабул итәргә әзер. Алар өчен 400 эш урыны да тәкъдим ителә, яшәү шартлары да тудырыла. Халык арасында Чаллы каласына үзләре юл табып килүче Украина качаклары да бар дигән сүзләр йөри. Шәһәребез әле күптән түгел генә 128 качакны...
-
Бүләкләр бүләккә ялгансын
22 июльдән Татарстанда шул исемдә акция башланды. Ул 22 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында кешеләр үзләрендәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала. Бу акция мәктәпләрне тулы түләмдә кызыклы әдәби әсәрләр, махсус белешмәләр, дәреслекләр белән тәэмин итү максатында уздырыла, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге....
-
Коткаручылар яңа бинага күчә
Чаллының 112нче ашыгыч хезмәте Түбән Кама плотинасы янындагы яңа бинага күчә. Биредә үк республиканың эзләү-коткару отряды да урнашачак. Коткаручылар "өй туе"н шушы көннәрдә бәйрәм итәргә җыеналар. Чакыруларны кабул итү үзәге заманча җиһазландырылачак һәм барлык Кама аръягы зонасы өчен хезмәт күрсәтәчәк. Моңа кадәр 112нче хезмәтенә килгән шалтыратулар башта Казанга җибәрелсә, хәзер...
-
Рифат – күпкырлы талант
- Танышларым яз көне Рифат Зариповның концертына барганнар иде. "Шундый шәп тамаша, рәхәтләнеп ял итеп, гомеребезне тагы да озынайтып кайттык", - диделәр. Шул егет белән "Шәһри Чаллы" укучыларын таныштырсагыз, рәхмәтле булыр идек. Вәсилә ХУҖИНА, "НАСКО" иминият компаниясе хезмәткәре. Соңгы вакытларда татар эстрадасында үзе җырлый, үзе бии торган сүз осталары популярлашып...
-
Кабат бәяләр хакында
Татарстанда бер атна эчендә бензинга һәм кайбер ризыкларга бәяләр артты. Хәзер АИ-80 маркалы бензинның литры 28,87 сум тора, АИ-92 - 30,55 сум, АИ-95 - 33,78 сум, ДТ - 31,39 сум. Шулай ук бу атнада тавык йомыркасы, шикәр, алма, тавык, карабодай, сыер ите, бодай оны, атланмай һәм көнбагыш мае кыйммәтләнде. Ә...
-
Миллион сумлык сыр югалган
Волжск сөт комбинатының Новосибирскига җибәргән 1 650 мең сумлык сыры юлда юкка чыккан. Товарны алып баручы йөк машинасы шоферы элемтәгә чыкмый икән. Новосибирскидагы бер оешма узган елның июнендә Волжск шәһәреннән сыр сатып алу турында килешү төзи. Продукцияне шәһәргә алып кайту өчен транспорт компаниясен дә табалар, алар исә, үз чиратында, Татарстандагы...
-
Иминият полислары өчен үз кесәңнән түләттермәкчеләр
Россия Финанс министрлыгы эшсез калган кайбер кешеләргә мәҗбүри медицина иминият полислары өчен үз кесәләреннән түләргә тәкъдим итте. Әмма моның белән килешмәүчеләр шактый булып чыкты. Акча хисабы белән әвеш-тәвеш китерүче түрәләр 18 яше тулган, әмма даими эш урыны булмаган кешеләр медицина полисы өчен өлешчә булса да түләсен дигән фикердә. Бу елына...
-
Бер сәгатькә артка күчәбез
22 июльдә Россия Президенты Владимир Путин "Кышкы вакытка күчү турында"гы законны имзалады. Әлеге карар нигезендә, бу елның көзендә үк Россиядә сәгатьләр бер сәгать артка күчереләчәк (кире "кышкы вакыт"ка кайтарылачак) һәм шул рәвештә калдырылачак: бүтән кышкы һәм җәйге вакытларга күчү булмаячак. Әлеге закон үз көченә 2014 елның 26 октябрендә төнге сәгать...
-
Иң шәп сувенирга бәйге
8 август көнне 16 сәгатьтә картиналар галереясының зур залында "Чаллы сувениры-2014" дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Әлеге бәйге-күргәзмәдә шәһәребезне ихлас яратучы барлык патриотлар - җитештерү фирмалары, реклама компанияләре, туристлык бюролары һәм агентлыклары, бизнес берлекләре вәкилләре катнаша ала. Шулай ук дизайнерлар, проект төзүчеләр, архитекторлар, рәссамнар, халык иҗаты, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләр,...
-
Әләклә...һәм юлларда тәртип сал
1 октябрьдән юллардагы тәртипне халык үзе саклый башлый. "Халык инспекторы" дигән яңа мәгълүмати система җәяүлеләрнең дә, руль артында йөрүчеләрнең дә хокукларын якларга, ялгышларын күрсәтергә булышачак. Система юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнү һәм хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Аны гамәлгә ашыру планын инде республика хөкүмәте дә раслаган. "Халык...