Бу авыру тикшеренү үткән 100 ир-атның 30-40 процентында ачыклана
Аны булдырмый калырга мөмкинме? Сорауга Чаллының тәҗрибәле урологы җавап бирде.
Мәскәүнең Герцен исемендәге онкологик фәнни-тикшеренү институты бик тә аяныч мәгълүмат ирештерде. Ел саен илебездә 13 меңгә якын ир-ат мәни бизе яман шешеннән якты дөнья белән хушлаша икән. Нинди мәкерле авыру икән соң бу, аны булдырмый калырга мөмкинме? Әлеге сораулар белән без «МедХан» клиникасының баш табибы, тәҗрибәле уролог Хан Умар Хаятка мөрәҗәгать иттек.
– Умар Хаят, югарыда телгә алган күңелсез статистиканы ничек аңлатыр идегез?
– Бу иң элек көчле затларның үз саулыкларына битараф булулары нәтиҗәсе. Кат-кат искәртеп торуыбызга да карамастан, ир-атлар хастаханәгә түзәр әмәлләре калмагач кына, чирнең дәвалауга авыр бирелә торган соңгы стадияләрендә генә килә. Урологка елына бер килеп күренүнең бер авырлыгы да юк бит, югыйсә. Икенчедән, күпмедер дәрәҗәдә яман шешнең артып китүенә тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү, рацион буенча ашамау, организмга А һәм Е витаминнарының җитәрлек дәрәҗәдә кермәве, терлек маен кирәгеннән артык куллану да тәэсир итә. Һәм, әлбәттә инде, яман шешнең нәселдән килүе дә билгеле.
– Авыру вакытында, гадәттә, нинди билгеләр күзәтелә?
– Мәни бизе яман шешенең беренче билгеләре – кече йомышны бик еш һәм кыенлык белән башкару, сидек куыгының тулысынча бушанмавы, бот арасында авырту сизелү, бәвелдә кан күренү, ирлек көче сүлпәнәю. Бу симптомнар беленә башласа, озакка сузмый урологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын да искәртү мөһим: әлеге авыруның билгеләре үзен шактый вакыт сиздермәскә дә мөмкин.
– Димәк, бернәрсә борчымаса да табибларга күренеп тору мөһим. Шулай бит?
– Әйе. Ир-атларга болайда 40-45 яшьтән соң урологка күренеп торырга киңәш ителә. Чөнки бу чорда организмда төрле гормональ үзгәрешләр була. Алар да үз чиратында мәни бизе яман шешенә этәргеч бирергә мөмкин. Гадәттә, бу авыру тикшеренү үткәргән 100 ир-атның 30-40 процентында ачыклана. Төгәл диагноз кую өчен пальпация (туры эчәк аша бармаклар белән мәни бизен капшап карау), «үзенчәлекле простата антигены»на кан анализы тапшыру, магнит-резонанс томографиясе (МРТ) кебек диагностика ысуллары ярдәмгә килә. Трансректаль УЗИ ярдәмендә дә простатаның формасын, күләмен, эчке структурасын, тыгызлыгын, сыеклык барлыгын-юклыгын белергә була. Хәзер бит медицина шул кадәр алга китте. Тикшеренүләр тиз арада, бернинди авыртуларсыз үткәрелә.
– Дәвалау ысуллары хакында да әйтеп үтсәгез иде?
– Авыруның стадиясенә карап, савыктыру методикалары берничә төргә бүленә. Химиотерапия, нурлар белән дәвалау, катнаш ысуллар... Аеруча катлаулы очракларда хирургик операция кулланыла. Яман шеш мәни бизен тулысынча камап бетергән очракта, простатаны күкәйчекләре белән бергә алырга туры килә. Бу процедура простатэктомия дип атала. Мондый аяныч хәлгә тарымас өчен, кабатлап әйтәм, елга бер булса да тикшеренү үтәргә кирәк. Шуны хөрмәтле ир-атларыбыз исләреннән чыгармасын иде.
– Авыруны булдырмас өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
– Стресслардан сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, даими җенси тормыш белән яшәргә кирәк. Көндәлек рационда селен (сарымсак, тавык түше, манный, карабодай боткасы, йомырка һ.б.) һәм цинкка бай ризыклар (кабак төше, борчак, гөмбә, солы боткасы һ.б.) кертү мөһим. Эш белән ял вакытын тигез итеп бүлә белү дә шарт. Ял иткән организм теләсә нинди чиргә каршы тора ала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев