Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иске кредит буенча акча түләттерәләр. Нишләргә?

Сорауга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Җиде ел элек мин банктан кредит алдым. Башта түләп бардым, аннары катлаулы ситуация килеп чыгып кредитны кайтара алмый башладым. Күптән түгел шуны белдем, хезмәт хакым күчерелә торган картам блокировать ителгән, картадан билгеле бер күләмдә акча алынган икән. Ачыклар өчен суд приставларына, җәмәгать судына мөрәҗәгать иттем һәм шул иске кредит буенча коллекторларның миннән акча түләттерүләре турында суд боерыгын алдым. Миңа нишләргә?

Җавап: Суд боерыгын алганнан соң сез 10 көн эчендә аның үтәлүенә каршы килүегезне судка җиткерергә һәм гамәлдән чыгарырга хокуклы. Аннары, суд боерыкны гамәлдән чыгаргач, шул ук судка боерыкның үтәлүен үзгәртү турында гариза язарга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев