«Изгелек»тә «Шәһри Чаллы»
Шәһәребезнең «Изгелек» инвалидлар тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр социаль хезмәт алу белән беррәттән безнең газета аша шәһәр яңалыклары белән даими танышып баралар. Гомумән, бу үзәктә дәваланучылар гына түгел, ә бөтен хезмәткәрләр дә «Шәһри Чаллы» газетасын яратып укый.
– Газетаның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам, – ди үзәкнең директор урынбасары Исламия Агмалова. – Аны укып, мин бөтен шәһәр яңалыкларын беләм, бөек кешеләр, аларның язмышлары белән танышып барам. Газетада басылган әдәби әсәрләрне укыйм. Гыйбрәтле хәлләргә дә һәрвакыт игътибар итәм. Газета эчтәлеге буенча бик бай.
Исламия Миңнуловна әйтүенчә, газетаны вахтерлар да, шофер да, җыештыручылар да яратып укыйлар.
Ирина Бәдретдинова җыештыручы булып эшли. Ул аны тиз арада үзәктә таратып чыга да беренчеләрдән булып яңалыкларны сөйли башлый икән. Хәтта рус милләтеннән булган постта торучы шәфкать туташы Галина Владимировна да “Шәһри Чаллы” газетасын укый, аңламаган урыннары булса, килеп сорый.
Социаль хезмәт буенча белгеч Алсу Хәмәтова газетабызның тугры укучысы.
– Мин аны кунак көткән кебек көтеп алам, – ди ул. – Бигрәк тә миңа мәдәният темасы ошый. Артистлар тормышы белән кызыксынам. Үзем кул эшләре белән шөгыльләнгәч, шул рубрикадагы язмаларны башыннан ахырына кадәр укыйм, бик күп яңа, файдалы мәгълүмат алам. Гомумән, сезгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки безнең буын кешеләре интернетта утырырга яратмый. Минем өчен чын газета ул кулга алып укый торган кәгазь вариант. Аның хәтта типография исен берни дә алыштыра алмый.
Үзәккә йөрүчеләр дәваланып кына калмый, күңел ачу чараларында актив катнаша. Аларны социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова алып бара. Бу эштә аңа “Шәһри Чаллыда” булган язмалар да ярдәмгә килә.
– Былтыр, мәсәлән, мин күпме эзләсәм дә, Сабантуйның булуы-булмавы турында бер мәгълүмат та таба алмадым. Быел исә, “Шәһри Чаллы”ның апрель санында ук аның 19 июньдә булачагы турында хәбәр укыдым, – ди Рәмзия Гайнетдиновна. – Социаль-мәдәни чаралар алып барганлыктан, минем өчен бу бик мөһим. Шәһәребезнең татар телендә чыга торган бердәнбер газетасын йотлыгып укыйм. Монда шәһәр тормышы да, авыл тормышы да яктыртыла. Бигрәк тә милләт темасына кагылышлы язмаларны яратып укыйм. Элек “Шатлык” яшьләр үзәгендә бергә эшләгән Анна Еремина турында мәкаләне укыгач, бик шатландым. Чөнки ул чит илдә дә үзебезнең милли гореф-гадәтләрне саклап калу күп көч куя: татар телендә Сабантуй бәйрәмен, “Татар кызы” бәйгесен уздыра икән. Газета битендә дә ул милли ризык табыны янында төшкән. Бу аның татар милләтен яратуы, хөрмәт итүе турында сөйли.
Психолог Чулпан Гәлләмова дә “Шәһри Чаллы” газетасын кызыксынып укуы турында әйтеп үтте. Ул аның битләрендә танышу рубрикасы җитмәве турында әйтте.
– Мин кияүдә түгел, үзәктә 3 ел эшлим. Үзем Әгерҗе районыннан, Чаллыда яшим, – ди ул үзе турында. – Шәһәрдә яшәүче, гаилә кору нияте булган егет белән танышыр идем. “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясенә телефон номерымны калдырам.
Мәдинә Биккинина 3нче группа инвалид, монда ул дәвалау курсына йөри.
– Газета миңа бик ошый, без ирем белән аны яратып укыйбыз, – ди Мәдинә ханым. – Безнең өчен ул гаилә газетасы, аны балаларыбыз да түземсезлек белән көтеп ала. “Шәһри Чаллы”да шәһәр тормышы турында бөтен мәгълүматны белеп була. Әдәби әсәрләр басылып чыга, аларның берсен дә калдырмыйча укып барам.
Форсаттан файдаланып, Мәдинә Биккининаны газетабызга яздырттып та киттек. Хәзер “Шәһри Чаллы” Мәдинә апаның өенә ярты ел буена килеп торачак.
Бүгенге көндә газетабызга язылу бара. Шәһәр яңалыклары белән хәбәрдәр булыйм дисәң, “Шәһри Чаллы”га языл!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев