Күргәзмәне «Яр буе» паркы мәйданында карап була.
Чаллының – 400, КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу уңаеннан «Яр буе» паркы мәйданында автогигантта җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылды.
Анда 30дан артык үрнәктәге техника: К1дән башлап К5кә кадәр модельдәге автотехника урын алган.
Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тарихи өлештә 1988 елда конвейердан төшкән миллиончы КАМАЗ-5320 (К1). Аның янында тягач 6460, үзбушаткыч 6520 һәм КАМАЗ-5490.
Заманча линейканы тягачлар 54901 (High tech версиясе ), 54902, 65659, 65954, үзбушаткычлар, «Компас» машинасы.
Бишенче буын электробус, «Вега» шәһәр автобусы һәм «Чистогор» электромобиле аерым урын били.
Кунаклар шулай ук легендар «КАМАЗ-мастер» командасы машиналарын да күрә алалар.
Кайбер техниканы йөртеп тә күрсәтәчәкләр.
«Елга көче, җир көче, халык көче» дип аталаган тамаша 16 сәгатьтә башлана.
Тамашачылар алдында иҗат коллективлары, күренекле җырчылар Салават Фәтхетдинов һәм Сергей Лазарев чыгыш ясый.
Бәйрәм 21 сәгатьтә салют белән тәмамлана
Фотолар «КАМАЗ» ГАҖдән алынды.
Нет комментариев