Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камгэслылардан – халыкара мәктәп бинасы

Алабугада халыкара мәктәп - Alabuga International School үзенең ишекләрен ачты. Икътисадый зонадан ерак түгел, "Три медведя" микрорайонында төзелгән бу мәктәпне ачу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул үзенең тәбрик сүзендә шушындый үзенчәлекле мәктәп ачылуны җитди вакыйга дип атады. Әлеге белем бирү үзәгенең республикада беренче булуын билгеләп үтте....

Алабугада халыкара мәктәп - Alabuga International School үзенең ишекләрен ачты.

Икътисадый зонадан ерак түгел, "Три медведя" микрорайонында төзелгән бу мәктәпне ачу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул үзенең тәбрик сүзендә шушындый үзенчәлекле мәктәп ачылуны җитди вакыйга дип атады. Әлеге белем бирү үзәгенең республикада беренче булуын билгеләп үтте. Биредә конкурентлыкка сәләтле яшьләр үстерү өчен бөтен шартлар тудырылачагына ышаныч белдерде. Alabuga School директоры Дэвид О`Брайен - Россиянең халыкара мәктәпләрендә 17 еллык эш тәҗрибәсе булган Британия укытучысы исә мәктәп ачылышын республиканы халыкара мәйданда танытуның матур үрнәге дип бәяләде.

"Мәктәп бинасының тышкы күренеше бик күркәм, төзүчеләр "халыкара" исеменә лаеклы булсын өчен тырышып эшләгәннәр", - дип, төзүчеләр исеменә рәхмәтен җиткерергә дә онытмады Президент. Бина нигезенә беренче таш тантаналы төстә 2013 елның 1 мартында салынган иде. Гомуми мәйданы 4 мең кв. метр булган мәктәп бинасын "Камгэсэнергострой" ААҖнең "Камгэсгражданстрой" предприятиесе төзеде. Чынлап та, төзүчеләрнең хезмәте мактауга лаек - биредәге уңайлыклар алар тырышлыгы белән тудырылган бит. Заманча ике катлы бинага барысы да сыйган: сыйныф бүлмәләре генә түгел, бию һәм музыка бүлмәләре, спорт залы, ионлашкан сулы ике бассейн, ашханә һәм зур гына ял зонасы. Бинаның эчке бизәлеше дә бик үзенчәлекле, нәниләрнең күңелен сөендереп торырлык.

Дэвид О`Брайен белдергәнчә, мәктәптә белем бирү системасы үзгә булачак, биредә 60лап бала белем алачак. Балалар мәктәптә өч яшьтән үк шөгыльләнә башлый. Алар беренче этапта үзара аралашырга, хәреф танырга өйрәнәчәк. Белем бирү биш яшьтән башланып, нигездә инглиз телендә алып барылачак. Тел үзләштерүдә каршылыклар тумасын өчен һәр сыйныфка (сыйныфларда балалар саны 15тән артмаячак) укытучылардан тыш ярдәмчеләр дә беркетелә. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, биредә чит ил белгечләре балалары гына түгел, Алабуга һәм якын-тирә шәһәр балалары да белем ала алачак.

ТР Президенты тәҗрибәле педагоглар җәлеп иткәннәре өчен "Алабуга" икътисадый зонасы җитәкчелегенә, аерым алганда, генераль директор Тимур Шаһивәлиевка рәхмәт белдерде. Ул шулай ук әлеге проектны тормышка ашыруда хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

Яңа мәктәптә исә укулар рәсми төстә дүшәмбе көнне башланды.

Билгеле булганча, "Три медведя" микрорайоны икътисадый зона резидентлары өчен салына. Мәктәп ачылу тантанасында катнашучылар алар яшәячәк коттеджларны да карадылар. Икешәр катлы бу йортларның һәр каты өчәр бүлмәле, инде җиһазландырылган. Поселокка инженерлык корылмалары үткәрелгән. Икътисадый зона хезмәткәрләре өчен салына торган йортларның күп фатирлылары әлегә әзер түгел, аларны "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ төзүчеләре ел азагына өлгертергә тиешләр. Оешма җитәкчесе Низами Бурджумов белдергәнчә, якын арада котельныйны тапшыру бурычы да тора.

Камгэсэнергостройлыларның микрорайонда су җыю корылмасын, җәмәгатьчелек үзәген төзеп бетерәселәре дә бар әле. Мәктәп эчендәге интернатта бизәлеш тәмамланмаган. Кыскасы, микрорайонда башкарып чыгасы эшләр шактый, һәм бурычларны үтәү өчен алга таба да тырышып эшләргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X